17 майда “Уфада Шаляпин кичләре” XVII Халыкара опера сәнгате фестивале башлана. Башкорт дәүләт опера һәм балет академия театры Русиянең данлыклы башкаручыларын үз сәхнәсендә җыя.
Геликон-Опера солисты, Башкортстанның атказанган артисты Игорь Морозовны тамашачылар фестиваль ачылганда һәм 25 майда “Князь Игорь” опреасында ишетә алачак.
Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһимуратова 17 майда «Опера — Гала» ачыш концертында чыгыш ясаячак. Мария театры артистлары— Төнъяк Осетия республикасының халык артисты Алания Михаил Колелишвили һәм Анна Кикнадзе, Мария Баянкина шулай ук “Уфада Шаляпин кичләре” фестивалендә катнаша.
Әлбәттә, тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән Русиянең –атказанган, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков һәм Башкортстанның халык артисты Диляра Идрисова да сөендерәчәк.
24 майда “Төп рольдә – Федор Шаляпин” дип исемләнгән зур концерт узачак. Ә 26 майда романс киче була.
Уфаның 450 еллыгына багышланган “Уфада Шаляпин кичләре” фестивале 27-28 майда “Рахманинов. Бер гомергә сузылган симфония” балеты белән тәмамлана. Федор Иванович партиясен республика конкурслары лауреаты Айгиз Гыйззәтуллин һәм Аскар Абдразаков башкарачак. Рахманинов ролендә беренче көнне Русиянең атказанган артисты Олег Габышев, икенчесендә – Башкортстаның атказанган артисты Сергей Бикбулатов.