Уфада VIII “Туганлык” халыкара милли театрлар фестивале ачылды. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры каршындагы мәйданда чагу тамаша тәкъдим ителде. Катнашучы театрлар парады һәм артистларның концерт номерлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Фестиваль кунакларын Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев сәламләде.
Аннан соң тамашачылар игътибарына Башкорт дәүләт академия драма театрының «Кызыл паша» спектакле тәкъдим ителде. Ул конкурстан тыш күрсәтелде. Шулай ук А.С.Пушкин исемендәге Псков драма театрының М. Булгаков әсәре буенча «Морфий» спектакльләре конкурстан тыш күрсәтелә. Ә конкурс программасында 13 спектакль катнаша.
Чагу бәйрәмнән читтә калмагыз, дуслар!