Мәдәни мохит
16 Май 2024, 06:31

“Китап бәйрәме” алдыннан транспорт хәрәкәте чикләнә

Шәһәрнең тарихи үзәгендә берничә урам транспорт өчен вакытлыча ябылып торачак, дип искәртә башкала мэриясенең матбугат хезмәте.

“Китап бәйрәме”  алдыннан транспорт хәрәкәте чикләнә“Китап бәйрәме”  алдыннан транспорт хәрәкәте чикләнә
“Китап бәйрәме” алдыннан транспорт хәрәкәте чикләнә

“Китап бәйрәме” халыкара фестиваль алдыннан транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Уфада "Китап бәйрәме" халыкара фестиваленә әзерләнү тулы көченә бара. Шәһәрнең тарихи үзәгендә берничә урам транспорт өчен вакытлыча ябылып торачак, дип искәртә башкала мэриясенең матбугат хезмәте.

21 майдан 28 майга кадәр Пушкин урамында (Цюрупа урамыннан Ленин урамына кадәр арада), Совет урамында (Зәки Вәлиди урамыннан Пушкин урамына кадәр арада) хәрәкәт чикләнәчәк. 

"Китап бәйрәме" халыкара китап ярминкәсе 24-26 майда башкаланың Совет мәйданында узачак. 164 нәшрият чарада катнашуга гариза биргән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас