Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 Май , 14:37

"Зәйнулла Рәсүлев мирасы"

24-26 майда Уфада узачак “Китап-байрам” форумының мөһим вакыйгаларының берсе “Зәйнулла Рәсүлев мирасы” фәнни-гамәли конференциясе булачак. Ул Башкортстан һәм Дагыстан республикалары арасында хезмәттәшлекне ныгытуга тагын бер адым булачак.

"Зәйнулла Рәсүлев мирасы"
"Зәйнулла Рәсүлев мирасы"

Китап сөючеләрнең яратып өлгергән бәйрәме - Халыкара китап ярминкәсе быел да вакыйгаларга бай булачак.

24-26 майда Уфада узачак “Китап-байрам” форумының мөһим вакыйгаларының берсе “Зәйнулла Рәсүлев мирасы” фәнни-гамәли конференциясе булачак. Ул Башкортстан һәм Дагыстан республикалары арасында хезмәттәшлекне ныгытуга тагын бер адым булачак.

Конференциядә Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре министры урынбасары Рәсүл Гаджиев катнашачак, дип хәбәр итә китап ярминкәсенең оештыру комитеты.

Китап форумы кысаларындагы очрашуда Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, шулай ук күренекле дин әһелләре катнашачак. Конференцияне Дагыстан Милли-мәдәни үзәге рәисе Мәгъмүтхәбиб Солтанмагомедов алып барачак.

— Мин 1976 елдан бирле Уфада, - ди Мәгъмүт Таһир улы. - Кайчандыр бирегә нефть институтына укырга килдем, инженер-механикка өйрәндем, төзелеш өлкәсендә эшләдем. Төрле вакытта Дагыстанда, аннары Башкортстанда яшәдем, хәзер монда яшим. Башкортстан һәм Дагыстан халыкларының уртаклыгы күп, безне ныклы мәдәни тамырлар бәйли.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: