Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 Май , 15:24

Уйланырга да, укырга да, уйнарга да мөмкинлек булачак

24-26 майда Уфада “Китап бәйрәме” икенче халыкара китап ярминкәсе үтәчәк. Быел да ул чараларга бик бай булмакчы.

Уйланырга да, укырга да, уйнарга да  мөмкинлек булачак
Уйланырга да, укырга да, уйнарга да мөмкинлек булачак

24-26 майда Уфада “Китап бәйрәме” икенче халыкара китап ярминкәсе үтәчәк. Быел да ул чараларга бик бай булмакчы. Мәсәлән, аның кысаларында “Зәйнулла Рәсүлев мирасы” фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Ул Башкортстан һәм Дагыстан республикалары арасында хезмәттәшлекне ныгытуга тагын бер адым булачак.  

Моннан тыш, Белоруссиянең унбиш нәшрияты “Китап-байрам” фестивалендә үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бу былтыргы белән чагыштырганда нәкъ 15 тапкыр күбрәк!

Беларусьтан Уфага киләчәк китапларның санын әйтү кыен, әмма аларның гомум авырлыгы  1,5 тонна тәшкил итә, - ди БДБ илләрендә уздырылучы Китап күргәзмәләрен һәм ярминкәләрен оетыручылар советы рәисе Дмитрий Макаров.  

Мәскәү, Рязань һәм Курскидан гамәли иҗат буенча китаплар авторлары үзләренең методик һәм педагогик эшләнмәләре белән әти-әниләр, педагоглар һәм китапханәчеләре белән уртаклашачак.

«Әдәби прививка» мәйданчыгы кураторы Юлия Хәкимова сүзләренчә, мәйданчык эшенең бер юнәлеше психологик уеннар булачак. Аларның максаты — психологларга бармыйча гына гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне яхшырту. 

Мәйданчык кысаларында әкиятләр төзү бүлеге дә эшләячәк. Аларны килүчеләр үзләре уйлап чыгарачак. Ярминкә тәмамлангач, иң яхшы әкиятләр авторлары бүләкләр алачак.

Кыскасы, “Китап бәйрәме” кысаларында җитди чаралар да бик күңелле уеннар да күп булачак. Фестивальдән читтә калмагыз, дуслар!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: