Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 Май , 14:58

"Китап бәйрәме"нә әзерлек бара

Фестиваль кысаларында «Республика Башкортостан» нәшрият йорты «Добрая подписка» акциясен тәкъдим итәчәк.

"Китап бәйрәме"нә әзерлек бара
"Китап бәйрәме"нә әзерлек бара

24-26 майда Уфада “Китап-байрам” икенче халыкара китап ярминкәсе үтәчәк. Аңа әзерлек тулы көченә бара. Чара Совет мәйданында һәм аңа якын урамнарда узачак.
Фестиваль кысаларында «Республика Башкортостан» нәшрият йорты «Добрая подписка» акциясен тәкъдим итәчәк. Теләге булган һәр кеше республика, шәһәр яки район басмаларына үз гаиләләрен, тыл хезмәтчәннәрен, туганнарын һәм якыннарын яздыра, шулай ук эстафетаны дусларына тапшыра алачак.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, "Шонкар" яшьләр журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов "Добрая подписка" акциясен уздыру фестивальдә мөһим вакыйгаларның берсе булачак дип саный.  “Яхшы мәгълүматлар белән уртаклашу теләге - ул күңел байлыгы билгесе ", - ди ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: