Бюст ике ел элек күренекле шагыйрь исеме бирелгән Толбазы авылының шул ук исемдәге гимназиясе каршында урнашкан. Тантаналы чарада БР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзалары – БР Язучылар берлеге рәисе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты, «Шоңҡар» журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов һәм шагыйрә, журналист, «Аҡбуҙат» журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина, шулай ук шагыйрьнең якташлары – башкорт телен саклау һәм үстерү фонды Гөлназ Йосыпова, филология фәннәре докторы, М.Акмулла исемендәге БДПУның башкорт филологиясе факультеты деканы Ләйлә Хөсәенова, бюст авторы Илдус Закиров, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһретдинов һәм башка кунаклар катнашты.
Рәшит Назаров – башкорт әдәбияте тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган шагыйрьләрнең берсе. “Унсигез яшендә аның иҗаты уникаль вакыйга, әдәбиятнең артабангы үсеше күзлегеннән караганда, тарихи күренеш булды”, - дип яза аның турында Башкортстанның халык шагыйре Ривал Бикбаев.