Мәдәни мохит
13 Май 2024, 06:37

"Туганлык" фестивалендә 14 театр катнашачак

Уфа үзенең  450 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә 16-23 майда башкалада VIII “Туганлык” халыкара фестивале үтәчәк.

"Туганлык" фестивалендә 14 театр катнашачак"Туганлык" фестивалендә 14 театр катнашачак
"Туганлык" фестивалендә 14 театр катнашачак

Уфа үзенең  450 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә 16-23 майда башкалада VIII “Туганлык” халыкара фестивале үтәчәк. Быел әлеге театр бәйрәменең форматы киңәя. Моңа кадәр фестиваль “Төрки телле театрлар фестивале” дип атала иде, хәзер ул “Милли театрлар фестивале” буларак узачак. Оештыручылары – Башкортстан хөкүмәте һәм республиканың Мәдәният министрлыгы.

Фестивальдә 14 спектакль катнаша. Конкурс программасында – Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Осетия-Алания, Чуашстан, Калмыкстан, Абхазия, Тыва, Дагыстан, Марий Эл театр коллективларының спектакльләре урын алачак. М. Гафури исемендәге  Башкорт дәүләт академия драма театрының «Кызыл паша» һәм А.С.Пушкин исемендәге Псков драма театрының М. Булгаков әсәре буенча «Морфий» спектакльләре конкурстан тыш күрсәтелә.

«Туганлык» милли театрлар фестиваленә почетлы кунак итеп Русия Федерациясенең Театр эшмәкәрләре союзы рәисе, Мәскәүнең Олег Табаков театрының художество җитәкчесе, Русиянең халык артисты Владимир Машков чакырылган.

Спектакльләрне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры, Уфа«Нур» татар дәүләт театры, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәләрендә карарга мөмкин булачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас