Музейларда булырга яратам мин. Чөнки нәкъ менә анда адәм баласы бүгенгесенең кыйммәтен аңлый, аны үткәннәр белән чагыштыра һәм... киләчәк турында кайгырту кирәклеге хакында уйлана башлыйдыр.
Күптән түгел миңа Кушнаренко районының бик күпләр мактап-сокланып сөйләгән Тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда булырга туры килде. Музейның директоры Гүзәл Расих кызы Хәмитованың гаять максатчан, нинди эшкә тотынса да, булдыра торган кеше икәнен яхшы беләм. Чөнки университетта бер төркемдә укып белем алган вакытта ук җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, лидерлык сыйфатларына ия булуы белән сокландыра иде. Бүген мин ул җитәкләгән музейга кунакка килеп бай экспозицияле, барлык мактауларга чын-чынлап лаеклы булган музей, һәм аның тынгысыз, туктаусыз эзләнүдә булган хезмәткәрләре белән якыннан таныштым. Һәм 12 ел дәвамында аны җитәкләгән директоры белән әңгәмә кордым.
-БДУны тәмамлап кулга диплом алганнан соң, юллама белән Иске Тукмаклы урта мәктәбенә укытырга кайттым, озакламый Кушнаренко татар педагогия училищесы директоры Илфат Муллаянов (элекке укытучым), ай-ваема куймый, безгә татар теле укытучысы кирәк дип, үзләренә эшкә чакырды. Йөзеп-канатланып эшләдем мин анда: БДУда алган бар белемемне кулланып, татар теле һәм әдәбиятын, коллиграфия, сәнгатьле уку дәресләрен укыттым. Менә шул чорда музейга илтүче юллар ачылган да икән инде (елмая).
Эш шунда, балаларга сүзлек өстендә эш үткәргән вакытта, мәсәлән, чабатаның нәрсә икәнен аңлатып бирү авыррак була. Ә инде предметны кулга тотып күрсәтсәң, мавыктыргыч итеп сөйләп тә бирсәң, укучыларда темага зур кызыксыну уяна. Шуңа да җыя идек без борынгы, тарихи кыйммәткә ия булган экспонатларны. Училищеда эшләгән чорда мин башта башкорт теле һәм әдәбияты кабинетында ярымтирмә формасындагы музей эшләгән идем. Аннан татар теле һәм әдәбияты кабинетында да бик матур эчтәлекле музей почмагы булдырдым.
Борынгы әйберләр алтындай бөртекләп җыела. Моның өчен миңа өлкән яшьтәге әби-бабайларыбызның, районыбызда иске йортларны сатып алган һәм сүткән кешеләрнең йортларына барып сөйләшергә, алардан “чормаларда, подвалларда тарих өчен истәлекле әйберләр тапмадыгызмы” дип, бик күп сорашырга туры килде. Әйткәндәй, күп кенә предметларны район халкы зур теләк белән үзләре бүләк иттеләр. Чөнки һәркем аларның җәмгыять өчен мөһим булуын һәм киләчәк буыннар өчен нәкъ менә музейда сакланырга тиешлеген яхшы аңлый.
Миңа музей җене кагылганын районда беләләр иде, кыскасы. Һәм 2012 елда музей директоры булып эшләргә чакырдылар. Ләкин яраткан эшемнән китәргә теләмәдем һәм бер ел дәвамында училищеда укытуымны дәвам иттем һәм музейда да эшләдем. 2013 елда биредә капиталь ремонт эшләре башланды, эш күләме бихисап артты, нәтиҗәдә, тулысынча музейга күчәргә туры килде. Һич тә үкенмим, биредә дә педагог булуым нык ярдәм итә: чөнки музей да яшь буынны, илебезнең чын патриотларын тәрбияләүгә зур өлеш кертә бит.
Капиталь ремонт җиренә җиткереп үткәрелде һәм бүген, күреп торасыз, музеебыз районның йөзек кашы булырлык мәдәният учагы булып тора. Район җитәкчелеге музейга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, моның өчен аларга зур рәхмәт белдерәм.
Мин эшкә килгәнгә кадәр биредә бар нәрсә дә “кайда куйганнар – шунда торсын” дигән принциптарак урнашкан иде. Һәм район хакимиятендә миннән музей фондын хронологик тәртипкә салып, яхшы музей булдыруымны сорадылар. Капиталь ремонт чорында, әлбәттә, бүлмәләрне, экспозицияләрне, барсын да үзгәрттек: барсын да өр-яңадан сүтеп-җыйдык дисәм дә буладыр.
-Гүзәл ханым, бүген музейга килүчеләргә нинди кызыклы экспозицияләр тәкъдим итәсез?
-Безнең һәрбер зал үзе бер проектка әверелә бара. Әлбәттә, һәр тарих һәм туган якны өйрәнүче музейга хас булгача, туган районыбызның гүзәллегенә, ирешелгән уңышларына, аның булдыклы кешеләренә багышланган экспозицияләрне музейга килүчеләр зур кызыксыну белән карый. Шулай ук археология залыбыз бик бай. Монда алыштыргысыз хезмәткәребез Илфир Фаил улы Кадыйровның хезмәте бәяләп бетергесез. Ул – тарихчы, бүген дә бергә укыган дуслары белән Башкортстанда, хәтта чит өлкәләргә дә чыгып, археологик эзләнүләр белән шөгыльләнәләр. Алай гына да түгел, Илфир Фаил улы бу өлкәдә чын остаз: ел саен укучыларны башта музейга җыеп археология фәненең үзенчәлекләренә өйрәтә, аннан җәйгелеккә үзләренең төркеменә ала. Балаларга бик ошый, алар музейда тәҗрибә туплыйлар, аннан тарих факультетларына укырга кереп, киләчәкләрен шушы һөнәр белән бәйлиләр. Әле бу көннәрдә генә Казан университетының тарих факультетында өченче курста укыган егетебез килеп китте. Ул да безнең белән бергә үсте: бергәләп проектлар-рефератлар язып, археологик экспедицияләрдә катнашып, шушы юлны сайлады.
Икенче бер проект – Топорниннар залы, без аны “сәүдәгәрләр залы” дип тә атыйбыз. Мин музейга эшкә килеп, ремонт тәмамлану белән үк, Кушнаренко районына нигез салган атаклы Топорниннар нәселе турында мәгълүмат җыя башладым. 2015 елда форумнарга язып, ВКонтакте төркемендә: “Мин музей директоры. Сезнекеләр безнең авылга нигез салучылар, хәбәр бирегез”, - дигән чакыру җибәрдем. Ике кеше җавап бирде. Алар бер-берсен беләләр, һөнәрләре тарих белән бәйле булмаса да, аны су урынына эчә торган егетләр булып чыкты. Топорниннарның шәҗәрәсен дә төзегәннәр икән үзләре. Шулай итеп без, бер-беребезгә ярдәм итеп, башта ВКда, аннан ватсапта чат төзедек, хәзер анда егермедән артык кеше аралаша. Төрле якларда яшәүче Топорниннар бар. 2014 елдан алып безнең музейда “Топорнин укулары” дип аталган озайлы проект кабул ителде. Аның кысаларында туган якны өйрәнү буенча максатлы конференцияләр үткәрәбез. Чарада районыбыз тарихында тирән эз калдырган Топорниннар, Грибушиннар, билгеле селекционерлар Стреляевлар гаиләләре тарихына аерым урын бирелә.
Кушнаренко районы шуның белән дә данлыклы: Бөек Ватан сугышы елларында безнең җирлектә Коминтернның яшерен разведка мәктәбе урнашкан булган. Бу темага багышланган искиткеч зур мәгънәгә ия булган тарихи мәгълүматлар саклана бездә. Бүген безнең “Коминтернцы” дип аталган чатта 26 кеше аралаша, шул ук вакытта мәгълүмат җыю эше дәвам итә.
-Атаклы селекционерлар, Кушнаренконың виноград бакчасына әверелүенә зур өлеш керткән Стреляевлар турында барыбыз да белә. Ә Грибушиннар алар кемнәр?
- 1865нче елда Топорниннар утарын Грибушиннар сатып алган. Алар Русия күләмендә чәй сатучы эре сәүдәгәрләр нәселе булган һәм Кушнаренконы Агыйдел ярында утыруы, сәүдә эшләрен алып бару өчен уңайлы булуы өчен үз иткән. Үзләре Пермь өлкәсе, Кунгур шәһәреннән, анда музей-усадьбалары да бар. Алар шулай ук селекция эше белән дә шөгыльләнгән. Күптән түгел без Пермь шәһәрендә урнашкан усадьбалары янындагы паркка Грибушиннар уйлап тапкан һәм бүген дә безнең питомникта үстерелгән “Башкирский красавец” һәм “Сеянец Титовки” сортлы алмагачлар утыртып кайттык.
Проектлар күп һәм төрле. Мәсәлән, Юрьев фамилияле кешенең “Записки каторжанина” дип аталган язмалары урнаштырылган почмак музейга килүче һәркемдә зур кызыксыну уята.
Шулай ук бездә рәссамнар белән берлектә алып барылган зур проектыбыз гамәлдә. 2015 елдан алып мин Тюлькин музеенда үткәрелә торган рәсем көннәренә безнең районның билгеле шәхесләрен билгеле рәссамнар янына алып барып, аларның портретларын ясату эшен оештырдым. Проектның максаты бөек якташларыбызның исән чакларында кадерен белү, аларны зурлау иде. Бик күркәм чара булып чыкты ул: бүген инде җитмешләп кешенең портреты безнең музейда урын алды. Былтыр ул тулысынча укытучылар елына багышланды, шулай ук СВОда хезмәт итүчеләрнең хатыннары һәм әниләренең портретларын эшләтү насыйп булды. Ә менә Әфганстанда хезмәт итүчеләрнең портретларын төшерү өчен, 10 рәссам үзләре безнең музейга килде һәм 10 ир-егетебезнең портретын эшләде. Бик тә күңелдә кала торган истәлекле очрашу булды.
Бөек Ватан сугышына багышланган проектыбыз тирән эчтәлекле. Кушнаренко илебезгә 6 (!) Советлар Союзы Герое биргән район. Аларның һәркайсының биографиясе, күрсәткән батырлыклары турында белешмәләр шулай ук стендларда урын алган.
Бүген инде якташ егетләребез СВОда батырларча туган илебезне дошманнан саклый. Батырларыбыз турында яңа экспозиция үсеп килә, “Башкортстан Донбассны саклый” дигән күргәзмәбезне карарга да күп кеше килде, рәхмәт сүзләре әйттеләр.
-Гүзәл ханым, сез – филолог, ләкин безгә һәм музейга килгән башка кешеләргә үткәргән экскурсиягезне тыңлап, таң калдым: никадәр күп белергә кирәк! Яхшы музей директоры һәм яхшы экскурсовод булу өчен ниләр мөһим?
-Безнең коллективта эшләгән һәркем шундый җанлы экскурсияләр үткәрә. Ә инде ниләр мөһим дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем: бик-бик күп укырга, даими эзләнергә һәм булган белемеңне камилләштереп торырга кирәк. Миңа инде тарихчыга әверелергә филолог булуым бик ярдәм итте. Тарих – ул тере организм. Аны гел тукландырып, тулыландырып торсаң гына ул яши һәм халыкка хезмәт итә ала.