Мәдәни мохит
13 Май 2024, 14:17

"Китап-бәйрәм"гә нинди йолдызлар киләчәк?

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Уфада икенче тапкыр “Китап-бәйрәм” Халыкара китап ярминкәсе узачак. Мәдәни чара 24-26 май көннәрендә  Уфаның Совет мәйданында һәм  мәйдан яны урамнары – Пушкин һәм Совет урамнарында үтәчәк. Уфалыларны һәм башкала кунакларын бу  көннәрдә ниләр көтәсен мәдәният министры Әминә Шафикова  сөйләде.

- Ярминкә эше көн саен 10дан 22 сәгатькә кадәр оештырылачак. Активлыклар 12 сәгатьтә өч төп сәхнәдә башланачак: Совет мәйданындагы төп сәхнә (Авыл хуҗалыгы министрлыгы янында), Сәнгать институты янындагы Кече сәхнә һәм Акмулла сәхнәсе (М.Акмулла исемендәге  БДПУ алдында) һәм китап ярминкәсенең 20  мәйданчыгында, –  дип аңлатты Әминә Шәфикова. – Китап ярминкәсендә һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алачак. Безнең бурыч – төрле яшьтәге төркемнәр өчен китап ярминкәсенә баруны кызыклы һәм бай итү. Көн саен эшлекле һәм мәдәни программалар, авторлар белән очрашулар оештырылачак.

Һәр кич саен “Йолдызлар белән уку”лар үткәрү каралган. Чарада катнашуларын Русиянең театр һәм кино йолдызлары Ирина Климова, Иван Замотаев, Александр Олешко. Алар рус классикасы әсәрләре буенча моноспектакльләр тәкъдим итәчәк. Ярминкәнең соңгы көнендә төп сәхнәдә билгеле рус язучысы, сценарист һәм продюсер Олег Ройның “Тапшырылмаган хатлар”  романы буенча Моссовет исемендәге Дәүләт академия театры спектакле күрсәтеләчәк. Автор китап ярминкәсендә дә катнашачак һәм иҗатын сөючеләр белән очрашачак.

25 май кичендә Русиянең иң популяр язучыларының берсе Дарья Донцованың иҗат кичәсе булачак. Укучылар белән шулай ук танылган теле - һәм радио алып баручысы, «Огород круглый год» һәм «Бакчачыларга киңәшләр» программалары авторы Октябрина Ганичкина һәм телевидение алып баручысы Оксана Федорова очрашу  үткәрәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас