Мәдәни мохит
7 Май 2024, 10:07

Без Тукайлы халык!

Габдулла Тукай бөек шагыйрь, җырчы һәм тәрбияче булып кала.

Без Тукайлы халык!Без Тукайлы халык!
Без Тукайлы халык!

Габдулла Тукай бөек шагыйрь, җырчы һәм тәрбияче булып кала.

 

Апрель аен без аңыбыз һәм җаныбыз белән Тукай ае итеп кабул итәбез. Быел шагыйрьнең тууына 138 ел тулды. Бу арада көннәре дә Тукайча: җил дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында явып тора. Кояшы да Тукайча балкый.
Габдулла Тукай, гасырлар узса да, риясыз сабыйлардан алып, дәрәҗәле остазлар, шагыйрьләр, галимнәр өчен дә Бөек шагыйрь, җырчы һәм тәрбияче булып кала. Туган теле татар теле булган һәр кеше өчен апрель бик истәлекле ай булды. Шуңа күңелләрдә тансык тантана хакимлек итте!
Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан рухиятле, күркәм чаралар да оештырылды. Анда шигырь көче, буыннар бәйләнеше чагылды. Тукаебызга, туган телебезгә сөю белән сугарылган шундый чара Уфаның 65 санлы Татар гимназиясендә узды. “Гаилә елы”нда биредә “Тукай безнең күңелләрдә” исеме астында матур чара узды. Туган телгә аерым зур хөрмәт саклаучы Заһитовлар, Зиангировлар, Хәмитовлар, Гаеткуловлар, Кәлимуллиннар, Зиннәтуллиннар гаиләләре бөек шагыйрьнең шигырьләрен укып, әсәрләрен сәхнәләштереп, үзләренең сәләтләрен, туган телле матур тәрбия үрнәкләрен күрсәтеп, кунакларга бәйрәм бүләк итте. Бүген сезгә шул чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Заман алга барган саен Тукай иҗаты популярлаша. Технологияләр үсешкән саен, Тукай иҗатын халыкка, балалаларга чагурак итеп бирү мөмкинлекләре арта. Бәйрәмдә гаиләләр сәхнәләштергән кечкенә күренешләр нәкъ шундый рух – Тукай рухын күңелләргә салды.
Икенче бирем буенча, гаиләләр Тукай әсәрләренә нигезләнгән икешәр сорауга җавап бирде.
“Дөрес җавап” дип аталган капитаннар ярышы аеруча җанлы барды. Бу ярыш Тукай иҗатын белү-белмәүне тиз үк ачыклый торганнардан булды. Габдулла Тукайның бөтен иҗатын һәм дөньяны яхшы танып-белгән капитан гына зур уңышка исәп тота ала иде.
Чираттагы ярыш этабына җитеп, концерт номерлары белән чыгыш ясаганда бу гаиләләрнең ифрат та сәнгатькяр, оста гармунчы, оста җырчы, биюче булулары ачыкланды. Кунаклар һәм тамашачы укучылар алкышларны кызганмады, “артистлар” бу зурлауга лаек иде.
Әмма алай да соңгы сүзне жюри әйтергә тиеш иде. Бөтендөнья татарлар Конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләшин, БДПУ доценты А.Хәлиуллина, Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге белгече Т. Мурясов, Башкортстан Мәгариф миинстрлыгы белгече Г. Галиева, 84 санлы татар гимназиясе директоры Р. Идрисов бу бердәм, сәләтле, тәрбияле, үрнәкле һәм белемле гаиләләр арасыннан иң-иңнәрен билгеләде. Жюри киңәшләшкәндә, һәм, гомумән, бәйрәм барышында гимназия укучыларының матур чыгышлары чарага чагу төсләр өстәде.
Нәтиҗәләр буенча, Кәлимуллиннар 1 урынга чыкты. Әйткәндәй, татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда Халыкара олимпиадада Гран-при яулаган Илдан Кәлимуллин ике энекәшенә үрнәкле абый да. Иманлы, туган телле, рухлы гаиләдә 3 бөркет үсеп килә. Бу гаиләнең барлык сынауларны бердәм һәм оста җиңеп баруын күреп, Илданның энеләре дә, абыйлары үрнәгендә, шәп егетләр булып үсәр дигән ышаныч туды.
Икенче урынга чыккан Заһитовлар ике кыз үстерә. Гармунчы әтиләре кызларын туган телдә җырлатып, милли моңнарга сөю салып тәрбили.
Өченче урынны булдыклы Гәеткуловлар гаиләсе яулады. Афәрин!
Бу көнне зур тырышлык салып, матур әзерлек белән килгән Зиннәтуллинар – “Иң сәләтле гаилә”; Хәмитовлар – “Иң иҗади гаилә”; Зиангировлар – “Шагыйрь иҗатын яхшы белүче гаилә” номинацияләренә лаек булдылар. Бер сулышта узган бәйрәм туган телнең асылы салынган гаиләләрнең байлыгын, бердәмлеген, матурлыгын, камиллеген күрсәтте. Милли традицияләр, әби-бабалар сүзе, матур әдәбиятыбыз, моңлы җырларыбыз, Тукай сүзе, Тукай сабаклары , милли рухыбыз яшәгән тәрбияле гаиләләр милләт калканы, ил ныклыгы ул. Бу күркәм чараны оештырган 65 санлы татар гимназиясе коллективына мондый зур эшләре өчен рәхмәт.
Тамашачылар һәм кунаклар бу күркәм чарада рухланып, җан аттып бәйрәм итте. Без Тукайлы халык! Телебезна саклау, үстерү өчен мондый изге эшләрне күбрәк эшләргә тырышыйк.

Фото: Р.Фаткуллин

Без Тукайлы халык!
Без Тукайлы халык!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас