Мәдәни мохит
3 Май 2024, 07:02

"Китап бәйрәме" күңелле булмакчы

Уфа үзенең 450 еллык юбилее алдыннан күләмле чаралар программасын 24-26 майда Совет мәйданында “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсе белән башлаячак.

"Китап бәйрәме" күңелле булмакчы"Китап бәйрәме" күңелле булмакчы
"Китап бәйрәме" күңелле булмакчы

Уфа үзенең 450 еллык юбилее алдыннан күләмле чаралар программасын 24-26 майда Совет мәйданында “Китап бәйрәме” халыкара китап ярминкәсе белән башлаячак. Әлеге вакыйга бөтен Русиядән, хәтта чит илдән китап нәшер итүчеләрне, язучыларны һәм укучыларны җәлеп итү ноктасына әйләнде.

Былтыр анда Русиянең 16 төбәгеннән җыелган 200гә якын нәшрият катнашты.  

Быел да 3 көн дәвамында Уфа кунаклары һәм башкала халкы өчен бай күңел ачу программасы әзерләнә. Бәйрәмгә баручылар китаплар сатып алып кына калмый, тематик чараларда, интерактивларда, мастер-классларда, төрле уеннарда катнаша алачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас