“Нур” театры балалар студиясенең татар төркеме өченче иҗат мизгелен япты. Тамашачыларга Роза Хафизованың “Кирлемән” әкияте күрсәтелде. Балалар ел буе актерлык осталыгы, сәхнә теле, вокал һәм хореография дәресләрендә алган белемнәре белән тамашачы алдында иҗади имтихан тотты. Спектакльнең режиссеры – Лилия Таҗетдинова.
Чараның икенче өлешендә концерт оештырылды. Программада студиячеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, педагогларның, артистларның чыгышлары булды.
Балалар җыр-бүләкләр белән чыгыш ясаса, аларның үзләренә дә бүләкләр һәм котлаулар әзерләнгән иде. Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинның котлавы һәм бүләкләре тапшырылды. Татар телендә иҗат ителүче “Әллүки” балалар журналы хәбәрчесе Юлия Төхбәтуллина да балаларны тәбрикләп, бүләкләр өләште. Популяр җырчы, баянчы Салават Әхсәнов, җырчы Алина Дәүләтшина балаларга музыкаль күчтәнәчләр бүләк итте.
Отчет концерты Гаилә елына багышланган иде.
- Төркемебездә төрле яшьтәге балалар тәрбияләнә, шуңа ул тату гаиләне хәтерләтә, - дип уртаклашты төркемнең кураторы Айгөл Юлъякшина. – Балалар үзара бик дус, әти-әниләр дә студия эшчәнлегендә теләп катнаша.