Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 апрель , 12:48

Тукай Аблайда булганмы?

Безнең  гаиләдәге риваять-легенданы сөйләп үтим.

100biografiy.ru Тукай Аблайда булганмы?
Тукай Аблайда булганмы?Фото:  100biografiy.ru

Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай һәркемнең күңел түрендә. Һәм һәркем аны үзенчә ача. Яңдан-яңа уй-фикер, хис-тойгы уята Тукай шәхесе. Шуларның берсе хакында сүзем.

Матбугат битләрендә бу хакта  язылды инде. Имеш, 1912 елда Уфага килгәч, Тукай Чакмагыш районы Аблай авылында да булган, күрше Кушнаренко районы Чатрага кымызга да йөргәннәр алар. Бу хакта инде күпләр хәбәрдар да. Мин 2003 елда “Атна” гәзитендә шул хакта язып та чыккан идем, яңа буыннар өчен кабатлыйм ул фаразны.

Безнең  гаиләдәге риваять-легенданы сөйләп үтим. Без үскәндә “Тукай өстәле”, “Тукай сәкесе”н күреп үстек. Картәтәй Габдулла Хәсән улы Сәмигуллин Тукайны Аблайга “Галия” шәкерте Мөхәммәтзакир Хәмзин алып кайтуы хакында сөйли иде. Ул алдан хәбәр җибәргән: бик кадерле кунак белән кайтам, пар ат белән килеп алыгыз, дип. Аблайдан Хәйрелвара Кәлимуллин пар ат белән шагыйрьне алып кайткан. Бер атна буена алар Чатрага кымызга йөргәннәр, бала-чага:”Тукай. Тукай!” – дип аларны басу капкасына кадәр  озатып кала һәм каршы ала торган булган.

Картәтәй кардәш малай булгач, Тукайны күрергә дә кергән, бусагада узмыйча гына күзәткән: “Чәй янында  утыра иде, оныгым Илшатка охшаган, ябык кына иде”, – дип сөйли иде ул.

Безнең гаиләдә Тукайның безгә килүе бик табигый дөреслек итеп кабул ителә иде.  Вәдыйга тутакай да шул хакта сөйли иде, ул әтәйнең апасы. Тагын берничә авыл картларында бу сүз йөри иде. Хәсән Кәлимуллин,  Миңнеәхмәт Сакаевлар бу хакта бик табигый итеп сөйлиләр иде. Без  үзебез дә беркайчан да икеләнмәдек: тыйнак кына  горурлана идек. Бәхәссез хакыйкать иде ул безнең өчен. Шул легенда һавасын сулап үскәнгә дәдер, дүртебез дә университет тәмамладык. Аспирантура чорында мин бу хакта Тукай хакында “ЖЗЛ” сериясендә китап язган профессор Ибраһим ага Нуруллинга  әйттем. Ул:”Булмас, исбат итәр өчен документ кирәк бит!” – диде. –  Андый “Ложные воспоминания” була ул”, – диде. Мин әле картәтәйдән истәлек яздырып, авыл советыннан мөһер суктырырга , дип тә йөргән идем. Ләкин профессор Нуруллин әйткәч, легендар сәке белән өстәл, мунча мичендә янып, төтенгә әйләнеп, күккә очты.

Мин инде дәдәкай ( Әбүбәкер картәтәйнең абыйсы Мөхәммәтзакир) берәр шагыйрьне алып кайткандыр да, авыл халкы аны Тукай дип кабул иткән, дип нәтиҗә ясадым. Ләкин...ләкин... 1994 елда Әмирхан ага Еникине  “Шәрык” радиосы исеменнән Уфага чакырып китереп, туган якларына сәяхәт иткәндә, бу тема калкып чыкты. Еники ул чорда мәдәни үзәк булган Уфада Тукайга илтифат, игътибар җитәрлек булмавына  аптыравы хакында әйтте. Бар җирдә Тукайны күтәреп алалар, ә Уфада исә  чәйгә дәшүче дә булмый. Төрле версияләр булды.  Тукайның шулай китап кибете складында ятуы, публикага бөтенләй күренмәвен “Галия” мәдрәсәсе  шәкерте Мөхәммәтзакир Хәмзинның (соңыннан  ул хәзерге Кушнаренко районы Әсән авылында мулла була)  аны авылга кымызга алып кайтуы  белән аңлатып булыр кебек. Әлбәттә, бу фараз гына. Шул ук вакытта риваять- легенда сыйфатында да аның халык күңелендә яшәргә хакы бар.  Тукай исеме белән бәйле һәр нәрсә мөкатдәс һәм кадерле бит.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: