Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 апрель , 13:20

Тукай яши!

Г.Тукай. “Мәхәббәт”.

Тукай яши!
Тукай яши!

Г.Тукай. “Мәхәббәт”.

 

Иртәгә, ягъни, 26 апрельдә,  Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янында  шагыйрьгә багышланган шигърият бәйрәме уза.

 

 Рәхим итегез, дуслар!

 

Мәхәббәт

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.

Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, —
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин ал арның таңчысы!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: