Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 апрель , 13:20

Җирдә шулай яшәү дөрестер!

"Өмет" гәзите битләрендә "Бер гаилә тарихы" конкурсыбыз дәвам итә.

Җирдә шулай яшәү дөрестер!
Җирдә шулай яшәү дөрестер!

Гаилә тормышында матур яшәгән парлар күп булу – шул тиклем матур, соклангыч күренеш бу дөньяда! Гаиләдә, бигрәк тә тулы гаиләдә үскән кешенең күңеле катмый, башкаларны җәлли белә, кыен вакытларда ярдәмләшергә әзер тора. Әйе, күпләр бүгенге көндә Равил Бикбаевның “Гаиләдән дә яхшырак оҗмах юк, гаиләдән дә яманрак тәмуг юк”, – дигән канатлы сүзләрен, кайвакыт шатланып, кайвакыт, ник гаилә корганына үкенеп әйтә кебек. Кешеләрнең дөнья тормышында беренче бурычлары иманлы яшәү булса, икенчесе – гаилә корып, балалар үстереп, үзеңә караганда яхшырак нәсел калдыру, киләчәген, картлыгын каршыларлык, илнең ышанычы булырлык буын тәрбияләү. Өйләнү “өйле булу” –  дигән сүз ул . Егет кешенең өйне, тормышны алып барырлык һөнәре булырга тиеш. Элек кыз баланы “тормышка чыга” дип сөйлиләр иде. Кыз баланың да  тормышны матур итеп  алып бара белүе зарур. Менә шушы ике булдыклы кеше, киләчәктә яшәешкә лаеклы алмашлар үстерә алсалар, Аллаһ   каршында, җәмгыятебез каршында  иң зур вазифаларын үтәгән булалар.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         Исегездә булса, яңа гаилә туган  туй тантанасында “Гаилә учагы” кабызалар. Бу учактан тирә-якка җылылык, яктылык сибелә. Үз учагы булган яңа гаилә туа шул мизгелдә. Бер- берсе өчен җанын бирергә әзер булган яшьләр, үз гаилә учакларын шулай шатланып кабул итәләр. Юлларында нинди генә авырлыклар очраса да, гаилә учагын сүндермичә саклап калырга ант бирешәләр. Чөнки үзләре сайлап, яратып кавышкан парлар үз бәхетләрен саклый белергә тиешләр. Гомерлек парыңа төшкән авырлыкны, үзеңнеке кебек итеп кабул итә белергә өйрәнергә кирәк. Гаилә учагының ачкычы күбрәк ир кеше кулында.” Ярын сөя белгән ир илен дә сөя белә”–  дип, бер дә юкка әйтмәгәннәр ата-бабаларыбыз. Яныңда язмышыңны чәчкә итүче тугры ирең булса, хатын-кыз да гаиләнең чәчкәсе булып яши. Ир кеше, әти кешенең авторитеты ничек куелган – гаиләдә бар яшәеш шуннан тора. Әтисенә карап ук юнган, әнисеә карап тун теккән” – дигән халык әйтемен барыбызның да ишеткәне бар. Димәк, гаиләдә әти-әни үрнәге балаларга төп тәрбия чыганагы булып тора. Илебез буенча игълан ителгән “Гаилә елында” Илеш районында  бер-берсен хөрмәт итеп яшәп яткан  Зарина һәм Булат Гариповлар гаиләсенә сәяхәткә чакырмакчы булам мин сезне бүген.

Язмыш кешене бик күп сынаулар биреп сыный. Һәркемнең үз ихтыяры – кемдер язмышына буйсынып яши, кемдер аны үзгәртергә тырыша. Язмышка буйсыну – ул тормыш агымына ияреп бару дияр идем мин.Язмышың белән үзең идарә итү – димәк, үз эшеңне, үз юлыңны табып , теләгеңә ирешү дигән сүз. Үзенең эшчәнлеге, үз-үзен тотышы, җәмгыятьтә тоткан урыны, җирдә яшәү рәвеше белән, кеше үз язмышын үзе хәл итә.

Мин аны гомер буе беләм кебек. Чынлап уйлаганда, шулай да икән шул. Бәләкәй генә  кара  малай, Исәмәттән әнисенә ияреп, Торачыга күршедә генә яшәгән картәтиләренә килә иде. Күзләрен елтыратып, капка ярыгыннан урамны күзәтергә  ярата иде үзе. Исемен дә ишеттек үз авызыннан: Булат икән ул. Димәк, корыч кебек ныклы булсын дип уйлап, әти-әнисе Булат исемен кушкан бу сабыйга. Кеше үзенә охшаган, үзе кебек нәсел калдырыр, диләр. Әгәр дә шулай булмаса, кешелек яшәмәс тә иде. Булатның әнисе күрше Исәмәт авылына  тәртипле, эшчән Ихтада һәм Сәлихҗан Гариповлар гаиләсенә килен булып төшә. Шул вакыттан Сәриянең бер әйткән сүзе нык истә калган: “Анда, эштән кайту белән өйгә керү юк. Бары әни аш әзерләргә өйгә керә. Калганнар яшелчә, бәрәңге бакчасына, сарайга таралалар. Бу өйдә тәртип шулай куелган”. Яшь киленне сатучы эше көтеп торган икән авылда. Җиң сызганып тотына Сәрия сатучылык эшенә. Әнисенең, авыл халкы белән хәл-әхвәлләр сорашып сату иткәнен, сатып алучыларның кибеттән гел канәгать кайтып китүләрен күреп үсә Булат. Бер- бер артлы ике уку йортын  тәмамлый егет. Кулында нефтьче һәм авыл хуҗалыгы белгече дипломнары бар. Укыган җирендә нефтьче профессиясе буенча эшкә дә калырга тәкъдим ясыйлар. Ләкин егетнең ничек тә туган якларына кайтасы килә. Гариповлар нәселендә бердәнбер ир-егет бит ул. Әтиләре дә олыгаеп бара, аларга да гел ярдәм кирәк булып торачак. Кайтырга икән кайтырга! Шәһәр җирендә яши алмасын аңлый ул. Авыл җирендә – иркенлек, табигать кочагы. Ул бит шунда  туып үскән.Алыштыра аламы соң ул аны  шәһәр тормышына. Күңелеңә яткан эшне таба ул. Әтисе, туган абыйсы янында басучылыкта эш башлап җибәрсә дә ярый.Тик барыбер күңелендә әллә кайчан үз эшен башлап җибәрергә дигән уй бөреләнгән була  аның. Юрист һөнәре буенча белем алган Яркәй кызы Зарина белән тормыш корып җибәрәләр. Гаилә кору өчен ишеңне дөрес сайласаң, тормыш юлдашың да синең табигатьтән бирелгән холык-фигылеңне дөрес аңлар диләр. Киләчәген, тормышын нәкъ шундый кыз белән бәйләвенә сөенеп яши Булат. Тормышының матур баруына канәгать булып,Булат гаиләсенең киләчәге өчен уйлана. Тормыш иптәше, әти- әниләре белән киңәшләшеп, күп кешене шаккаттырып, сәүдә итәргә, үз эшен булдырырга карар итә. Итагатьле, ягымлы, үз эшен күңел биреп башкара ул. Бүгенге көндә үз кибетен ачып, сатып алучыларның хөрмәтле кешесенә әйләнгән Булаттан: “Булат, ни өчен сатучы? Нефтьче, икмәк үстерүче булып китәргә мөмкинлегең булганда ?”– д ип сорадым.

–Безнең нәсел сатучылар нәселе. Картый сатучы, әнием гомерлек сатучы. Алар артыннан барырга уйладым. Гомумән, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә яратам. Димәк, Булат сатучылар династиясенең дәвамчысы. Династия дигәндә, балаларының һөнәр сайлау теләкләренә каршы килмәячәген белдерде үзе.”Телиләр икән, безнең юлдан китсеннәр, үзләренә ошаган һөнәрне сайлый алуларына ышанабыз!”

Бик җиңелдән булмый Гариповларга  бу эшне юктан башлап китүе. Нәкъ менә шул чакта ике яктан да әти-әниләренең зур ярдәмен тоялар алар. Бер-береңә таяныч булып яшәүнең кадерен белү кирәген шул вакытта аңлый яшьләр. Гариповлар гаиләсе бүген “Парус” сәүдә йортында үзләренең шәхси магазинын булдырган һәм “Лавка” дигән халык күңеленә бик тә якын булган исем биргәннәр. Балыкның,тавыкның төрле төрләре  һәм башка бик күп төрле азык-төлек белән сату итәләр. Ассортимент искиткеч бай һәм дә сатып алучылар да  “Лавка”ның ишеген бер дә ябык килеш тотмыйлар. Ике-өч сатучыга эш урыны булдыра алулары өчен дә бик канәгатьләр. Тормыш иптәше Заринаны ял, бәйрәм  көннәрендә өйдә калдыруны хуп күрә  Булат. Чөнки алар инде бүгенге көндә ике укучы баланың яраткан әти-әниләре, Заринаның балалар янында күбрәк булуын тели ул. Үзе турында күп сөйләргә яратмый Булат. Һәр кешенең көндәлек, гадәти эше итеп кабул итә үз эшен.

Илеш халкында “Хәзер Булатка гына кереп чыгам да” яисә “Булатка гына кер, анда бөтен әйбер дә бар” дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Димәк, дөрес юлдан бара эшкуар. Белә ул: һөнәрле булу гына җитми, һөнәрне үзеңә, халкыңа хезмәт иттерү өчен зур тырышлык, армый-талмый эшләү кирәк. Әти- әни – гаиләнең тоткасы, ә балалар көзгесе дип башлаган идек сүзне. Тотка купмасын, көзге ватылмасын өчен, бер-берен саклап, яклап, хөрмәт итеп яшәргә тиеш гаиләнең һәр әгъзасы. Нәкъ матур, тигез, пар канатлы  гаиләләр илебезнең бердәмлеге нигезе булып торалар да инде! Җирдә шулай яши белү бик дөрестер ул!
Мәрьям Шәмсиева.

 

Җирдә шулай яшәү дөрестер!
Җирдә шулай яшәү дөрестер!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: