Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 апрель , 12:03

Иҗат һәм өмет сүнмәсен

Бер очрашу – үзе бер гомер дип, юкка әйтмиләр. Тере аралашуны бернинди телефоннар, видеохәбәрләр һәм “зум”нар да алыштыра алмый. Нәкъ шушы максаттан чыгып, кырык эшебезне кырык якка куеп торып, “Өмет”  редакциясенә Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларын кунакка чакырдык. 

Иҗат һәм өмет сүнмәсен
Иҗат һәм өмет сүнмәсен

Томырылып чапкан заманда яшибез. Нидер эшлибез, каядыр ашыгабыз... Туктап тын алырга да вакыт калмый кайвакыт. Иркенләп утырып, күзгә-күз карашып сөйләшү турында әйтеп торасы да юк. Ә бит, бер очрашу – үзе бер гомер дип, юкка әйтмиләр. Тере аралашуны бернинди телефоннар, видеохәбәрләр һәм “зум”нар да алыштыра алмый. Нәкъ шушы максаттан чыгып, кырык эшебезне кырык якка куеп торып, “Өмет”  редакциясенә кунаклар чакырдык әле.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәп баручы артистлары, махсус шушы театр өчен җыелган беренче төркем “карлыгачлары” Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат МӨДӘРИСОВ, Башкортстанның атказанган артистлары Лиана ХӘЕРТДИНОВА һәм Зөһрә ШӘРӘФЕТДИНОВА килде.  Дөрес, Зөһрә сәнгать юлына соңрак кереп киткән. Әмма алар өчесе дә бик күп еллар дәвамында татар театр сәнгатен үстерүгә үз өлешеләрен кертеп, иҗат белән янып яшиләр. Үзләре генә түгел әле. Аларның балалары да сәхнәдә.

Бүздәк районы Сабай авылы егете Рушат Мөдәрисов тормыш иптәше Луиза белән дүрт бала үстергән. Өч оныклары бар, дүртенчесен көтәләр. Балалары барысы да сәхнәдә. Олы кызы Зөбәйдә Казанда Камал театрында эшләп йөри. Кияве дә шунда. Хәзер инде оныклары шул ук сәхнәгә чыга.  Икенче кызы Ижауда шәһәрендә бию ансамблендә эшли. Өченчесе Җәмилә Мәскәүдә Олег Табаковның театр мәктәбендә кергән. Төпчекләре – уллары Бәхтияр дә апаларыннан калышмый, “Нур” театрында үз яшенә туры килгән рольләр башкара.

Илеш районы Лаяшты авылы кызы Зөһрә Шәрәфетдинова тормыш иптәше Альберт белән (шулай ук “Нур” театры артисты) өч бала үстерә. Аларның да уллары үзләре белән сәхнәдә чыгыш ясый.

Лиана Х.: Мин Балтач районы Тутагач авылында туып-үстем. Яхшы укып, урта мәктәпне тәмамладым. Сәнгать институтына очраклы гына килеп эләктем. Фәрдүнә Касыйм кызы Касимова белән Байрас Надыйм улы  Ибраһимов “Нур” театры өчен махсус районнар буйлап татар балаларын җыеп, безнең якларга килеп чыкканда мин, укытучы булу максаты белән, югары уку йортына документларымны тапшырып, имтиханнар биргән идем инде. Ә монда, сәнгать институтында татар курсын ачып, беренче тапкыр төркем җыялар. 1990-91нче еллар бу. Шул 15 кеше арасына мин дә кердем. Әгәр тормыш юлыңны үзгәртә алсаң, яңадан башлар идеңме дип сорыйлар. Мин шушы ук тормышымны сайлар идем. Кабатлар идем. Тагын да матуррак итеп кабатларга тырышыр идем.

Рушат М.: Балачакта әллә кемнәр булырга хыялланасың инде ул. Бер көнне уянасың – бер һөнәр иясе буласы килә, икенче көнне –икенче. Ә Ходай тәгалә безне сәнгать юнәлешеннән җибәргән. Татар теле, татар милләте яшәсен дип... Элек бөтенләй бу хакта уйлаган да юк иде. Без кирәк булганбызмы-юкмы... Әле аңлыйбыз, нәтиҗәсен күрәбез- кирәк булганбыз икән. Төрле вакытлар булды бит. Бервакыт ир-ат артистлардан “Нур”да өч кеше торып калдык – Мәхмүт Фатыйхов, Марат абый Исхаков һәм мин. Без дә киткән булсак, артистларыгыз юк бит дип, театрны ябарлар да иде бәлки. Андый вакытлар булды, барысын да кичердек һәм бүгенге көнгә килеп җиттек.

  Ә балаларга килгәндә, анекдоттагыча инде. Тракторчы малае тракторчы була инде дигәнне ишеткәч, бер малай: “Әти председатель булгач, мин председатель булам инде” дип әйткән ди бит. Безнең балалар да шушы театрда тәрбия алып, артистлыкны каннарына сеңдереп үсә. Бу һөнәрне сайламагыз дип әйтәсе килде. Матди яктан кызыгырлык һөнәр түгел бит инде. Сезнеке дә шул, безнеке дә. Элек үзара исәп-хисап, бартер чоры да булды бит.  Баланың теләгенә каршы килеп булмый. Мәҗбүриләп ниндидер институтка кертүчеләр дә бар, әмма ләкин ул укуын да бетереп тормастан үзе теләгән юнәлештә китәргә мөмкин. Үзе китә микән, Ходай тәгалә йөртә микән...

-Үзара исәп-хисап турында сүз чыккач, шул вакытларны искә төшереп алыйк әле.

Лиана Х.: О, ул чакларны искә төшерә башласаң... Акчалата түгел, азык-төлекләтә түлиләр иде бит.  Гастрольдә йөргәндә автобусның арты тула: ярмасы да бар, ите дә шунда. Бервакыт эссе җәйдә какланган үрдәк бирделәр. Ә безгә тагын ун көн спеектакльләр куеп йөрергә әле! Теге үрдәкләрне ашап кына да бетереп булмый бит...

-Ә бүгенге көндә гастрольдә ничек каршы алалар?

Рушат М.: Яшь чакта авырлыкларны сизмәгәнбез дибез. Ә хәзерге күзлектән карасаң, ул вакытта иң мөһиме - кешелеклелек булган. Хәзерге заманда бөтен нәрсә бар, табыннар сыгылып тора. Кешеләр һаман “өстәлдә бернәрсә дә юк инде” дип зарланган була. Ә элеккеге вакытта шулпасы, ипие, чәй булса, Аллаһка шөкер, дип яшиләр иде бит. Гастрольләргә баргач, җәйләүләрдә уйнаган чакларыбыз да булды. Спектакльдән соң табын корып җибәрләр. Андагы чебен! Авыл баласы булганга микән, аларга игътибар бирми идек. Рәхәтләнеп  сөйләшеп, күңелле итеп утырып кайта идек.  Шул кадәр матур йөрдек. Хәзер гастрольгә барсаң, бөтен нәрсә дә бар, тик менә алай рәхәтләнеп сөйләшеп утырулар юк... Кайбер җирдә бер чынаяк чәй ясап бирмәскә мөмкиннәр.

Зөһрә Ш.: Очрашулардан, аралашудан бизде кешеләр. Менә бүген минем өчен шулкадәр шатлыклы вакыйга бу. Онлайн түгел, ә тере очрашу! Мин монда булуым белән бәхетле. Заман үзгәрде дияргә яратабыз бит без. Ә заманны кеше тудырмыймыни? Сез, без... Һәркайсыбыз кеше бит. Сезнең дә кичерешләр бар, тойган хисләрегез бар.Шул хисләрне тоныкландырмасак иде. Беркайчан да җиңел булмагандыр инде ул. Әти-әниләребез җигелеп, социалистик планнар үтәп яшәгән. Әмма күңелләре көр булган. Без битараф булырга тиеш түгелбез. Өстән кушалар дияргә өйрәндек. Әмма безнең үз башыбыз бар бит. Ул кушылганны, куелган максатларны үзебезнең башыбыз, хис-кичерешләребез аша үткәреп, кешечәрәк башкарырга була бит. Үзеңнән башларга кирәк. Бүген кешеләргә бер-берсенә карата хөрмәт, игътибарлылык җитми.

-Хөрмәт дигәннән, спектакль барышында залда тамашчыларның телефоннары шалтыравы сәхнәдә уйнауга ни дәрәҗәдә комачаулый?

Зөһрә Ш.:-Иң авырткан урыннарның берсе инде бу. Тамашачыны кайчан тәрбияләп бетерербез икән?! Булыр микән шундый вакыт дип, көтеп, өмет итеп яшибез. Менә Казан тамашачысы ул яктан әдәплерәк бит. Безнекеләр начар димим.  Безнекеләр үзенә күрә башка, искиткеч тамашачы. Без аларны бик яратабыз. Менә кичә “Әниемнең ак күлмәге” спектаклен уйнадык. Шундый итеп карадылар...

-Ул спектакль театрда ничә ел бара инде?

Рушат М.: Еллап әйтеп тә булмый. Андагы оныкны минем Җәмилә уйный иде. Күлмәгенә сыймый башлагач, Резеда Зарипованың кызы Азалия уйный башлады. Хәзер ул да үсте. Бүген Вилдан Мисбаховның кызы Самина уйный.

- Ә спектакльнең озак еллар уйналуы нәрсәгә бәйле?

Рушат М.: Артистның күпме тарта алуына.

Лиана Х.: Режиссерның әсәрне ничек куюына да бәйле ул.

Зөһрә. Әйе, “Әниемнең ак күлмәген” Илдар Вәлиев куйды. Ул шундый катлы-катлы итеп куелган, артист яше барган саен, тормыш тәҗрибәсе туплаган саен ролен ныграк ача килә. Бу Илдар Иршат улының эшләү үзенчәлеге. Аның әсәрләре нигездә гел шундый.

-Ә нинди әсәр куелырга тиешлеген кем сайлый? Артистларның фикере исәпкә алынамы? Әллә җитәкчелек кенә хәл итәме?

Лиана: - Әсәрләрне әдәби бүлек тәкъдим итә. Бик күп укыйлар, эзләнәләр алар. Аннан әсәр режиссерга тәкъдим ителә. Элек театрда худсовет бар иде. Хәзер ул юк инде, әмма коллектив белән бергә укыйбыз. Шуннан соң артистларның да фикеренә колак салып, әсәрне сайлыйлар. Бик катлаулы процесс ул. Чөнки һәр әсәр үз дәверендә актуаль. Ул вакытта шартлатып куелган, зур уңыш белән уйналган кайбер әсәрне без бүген уйный алмыйбыз. Чөнки бүгенге көндә андагы сүзләрне әйтеп булмый, ул сүзләрнең көче калмаган. Һәм без әсәрне үтеп китәргә мәҗбүр булабыз.

Әлбәттә, классика һәр театр репертуарының җәүһәрен тәшкил итә. Анысын без дә теләп уйныйбыз.

Рушат М. . Хәзер элекке язучылар кебек язучылар калмады. Яңа сулыш белән, көн кадагына суккан темаларны күтәреп язган әсәрләр юк. Бәлки бардыр да алар. Әмма төрле сәбәпләр белән өстәл астына тыгып, тузанга күмелеп калган. Андый очракларны да беләбез, кызганычка каршы.

–Ә гастрольләргә нинди спектакль чыгачагы алдан уйлап куеламы? Монысы гастрольгә йөри, ә монысы театрда гына уйналачак, дип мәсәлән.

Лиана Х.:Безнең бөтен спектакльләр дә йөрергә тиеш инде ул. Гадәттә халык җыя торган, кассага эшли торган спектакль чыгарырга тырышабыз. Комедия күбрәк инде... Рентабельность дигән әйбер, тамашачы планы бар. Соңгы вакытта халыкның драмаларга агылып йөрүе сизелә, шунысы сөендерә.

-Авыл сәхнәсенә барып җиткәнегез бармы?

Зөһрә Ш. :Район үзәкләрендә уйныйбыз. Соңгы елларда авылга барган юк. Авыл тамашачылары автобус белән театрыбызга килә.

Рушат М. : Моның өчен администратор барып һәр клубны карарга тиеш. Сәхнәнең зурлыгы туры киләме, уты, тавышы... Әлбәттә, без барыр идек. Актер уйнавын авыл кешесе дә күрсә, бик яхшы булыр иде дә... Декорациядә генә түгел эш. Мин һәрвакыт әйтәм: шәрә дә чыгып уйный алам. Актер уйнавы тиешле дәрәҗәдә икән, синең киемеңә дә, декорацияләреңә дә карамый тамашчы. Күп җирдә клубларны бетерделәр, шунысы аяныч.

Яшерен-батырын түгел, 7 класстан авылны тота торган егет идем мин. Кыйнап килә идем рәттән. Әмма клубта матур итеп ял итеп, театр түгәрәкләренә йөрергә дә вакыт таба идем. Аттестатны бирмәделәр миңа. Я сәнгатькә барасың, я аттестатсыз каласың, диделәр.

Зөһрә Ш.: Менә элек баладагы сәләтне үстерү, юнәлеш бирү ни дәрәҗәдә булган! Ә хәзер мәктәптә балаларга ВПР,ОГЭ, ЕГЭ турында гына сөйлиләр.  “Бирә алмыйсыз... Берни белмисез...  Сездән кем чыгачак... ” Менә шундый басым астында балаларның иҗади сәләте ачылмый да кала бит. Шунысы күңелсез.

Рушат М.: Шундый шартларда туган телтелгә өйрәтү турында сүз кузгалтып буламы?

- Менә шул сүзне кузгалтырга җыенып кына тора идек. “Нур” театрының балаларга русча гына спектакль куйганын, гастрольгә дә шуны алып чыкканын беләбез. Билгеле, зал җыю авырдыр. Әмма шулай да сорау туа: артистларыгыз һичъюгы бер үк спектакльне бер көнне русча, икенче көнне татарча уйный алмыймыни?

Барысы бергә: Уйный ала.

Рушат М.: Бу без, артистлар, гына төгәл җавап бирә ала торган сорау түгел.

–Телне саклау, халкыбызның рухиятен, мәдәниятен саклау мәсьәләсенә килгәндә без сезнең белән кулга-кул тотынышып эшләргә тиеш. Бүгенге очрашуда да гәзит аша милләттәшләребезгә нинди теләкләр җиткерерсез?

Лиана Х.: Телне саклыйк. Телне саклау өстендә эшлик. Балаларыгызны татарча сөйләшергә өйрәтегез.

 Рушат М.: Һәрберсе үз өеннән башласын иде. Үзеннән башласын. Әйе, безнең балаларыбызның телләре татарча ачыла. Балалар бакчасына барса, урыслаша инде ул. Шуңа күрә күпләр анда балага кыен булмасын дип башта русча өйрәтергә кирәк диләр. Алай дөрес түгел шул. Рус теленә өйрәнә ул! Урамда да, бакчада да, мәктәптә дә... Нигезне өйдә әни-әти сала. Шуны онытмыйк. Ә “Өмет” коллективына әйтер теләгем: без бер өлкәдә, бер юнәлештә эшлибез. Уңышлар сезгә дә, безгә дә!

Зөһрә Ш.: Гаиләдән башлау, үзеңнән башлау тормышның бөтен ягына да кагыла инде.  Үзебездән башлыйк. Буыннарыбыз нык булсын, өметне сүндермик, тормышка сөю аша карыйк. Рухыбызны саклап калып, матур яшик.

Эльмира Ибраһимова.

 

Иҗат һәм өмет сүнмәсен
Иҗат һәм өмет сүнмәсен
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: