Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 апрель , 22:11

Зента батырлыгын Башкортстанда төшерәләр

Ильяс Батыргәрәев скриншоты.
Фото:Ильяс Батыргәрәев скриншоты.

 Русия блогерлары 9 Майга багышланган фильм төшерә. “Онытылганнар“ фильмында биш герой турында сөйләнеләчәк. Фильмнар илнең ун шәһәрендә төшерелә.

Төп локацияләрнең берсе – Бөредәге укчылар ныгытмасы.  

Исегезгә төшерәбез, 19 яшьлек кыз Бөек Ватан сугышы вакытында өч йөздән артык яраланган сугышчыны үз җилкәсендә күтәреп чыга.

Съемкаларда “Инсайт Люди” (продюсерлык компаниясе) резидентлары  катнаша. Зентаны Донецк Халык Республикасының Горловка шәһәрендә туган Екатерина Смирнова Екатерина уйный. 2014 елда, аның туган илендә коточкыч вакыйгалар булганда, ул әле мәктәптә генә укыган һәм сугышның дәһшәтләрен үз күзләре белән күргән. Екатерина сөйләве буенча, аңа да уйнарга туры килми. Шартлауларны һәм бомбалар очып килүен гел сиздем, ди ул.

 Бу премьераны түземсезлек белән көтәбез! 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: