Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 апрель , 21:02

Радий Хәбиров Фёдор Шаляпин исемендәге музейның кайчан ачылачагын хәбәр итте

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Уфада Федор Шаляпин исемендәге музыка музее 2024 елның 24 маенда кунаклар өчен үз ишекләрен ачачак. Бу хакта бүген, 20 апрельдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Свердлов урамындагы 86нчы йортта урнашкан бертуган Соловьевлар усадьбасында урнашкан музей бинасын караган вакытта билгеле булды.

Бу көннәрдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 17-28 май көннәрендә “Уфада Шәляпин кичәләре“ XVII Халыкара опера сәнгате фестивале узачак. Бөек бас музее Альбанов исемендәге Полярчылар музее белән янәшә урнашачак.

БРның мәдәният министры Әминә Шәфикова проект буенча музейның дүрт залы Шаляпин чорындагы Уфа сыман стильләштереләчәк (XIX гасыр ахыры) дип сөйләде. Шулай ук җырчының Уфадагы эшенә, аның сәхнәдәге дебютына багышланган зал булачак. Кунакларга Шаляпин Уфадан соң чыгыш ясаган дөнья театрлары турында да сөйләячәкләр.

Музей кунаклары  өчен интерактив система булдырылачак. Аерым алганда, алар экраннарда Шаляпинның сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнүен һәм грим ясавын күрә алачак. Моның өчен бөек баска бик охшаган опера җырчысын табалар һәм аны тарихи интерьерларда төшерәләр. Гомумән алганда, экспозициянең мәйданы 146 квадрат метр тәшкил итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: