Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 апрель , 09:41

Уфага Чуваш театры килде

Русия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» программасы кысаларында Уфага К. Иванов исемендәге Чуваш академия драма театры гастрольләр белән килде.

Уфага Чуваш театры килде
Уфага Чуваш театры килде

Русия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» программасы кысаларында Уфага К. Иванов исемендәге Чуваш академия драма театры гастрольләр белән килде.

Гастрольләр ачылганда кунакларны сәламләү сүзе белән БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина чыгыш ясады. Ул әлеге гастрольләрнең бик әһәмиятле булуын, Башкортстан белән Чувашстан республикалары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек килешүенә  кул куелганның юбилей датасына туры килүен билгеләде. Һәм Чуваш дәүләт курчак театры артисты Елена Шуртуга “Башкортстынның атказанган артисты” дигән мактаулы исем тапшырды.

Өч көн дәвамында Башкортстан тамашачысына үзләренең иң яхшы   спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Гастрольләр Иоаким Максимов-Кошкинский пьесасы буенча куелган  "Константин Иванов" спектакле белән ачылды. Әсәр  Башкортстанда туган, чуваш әдәбияты классигы, «Нарспи» поэмасы авторы Константин Васильевич Иванов тормышына багышланган. Спектакльнең режиссеры һәм рәссамы - СССРның халык артисты Валерий Яковлев.
"Әллә туй ясыйбызмы?" комедиясен шулай ук Валерий Яковлев сәхнәләштергән. Авторы - Арсений Тарасов. Чуваш драма театрының Уфадагы гастрольләре бүген "Иблис колы" спектакле белән тәмамланачак.
20 апрельдә кунаклар Стәрлетамакта чыгыш ясаячак.  

Уфага Чуваш театры килде
Уфага Чуваш театры килде
Уфага Чуваш театры килде
Уфага Чуваш театры килде
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: