Бүген Илеш районы Түбән Яркәйдәге лицейда Милли костюмнар көненә багышланган дәресләр, кызыклы чаралар узды. Укытучылар һәм укучылар флешмобта, фотоконкурста актив катнашты.Мәктәп китапханәсенә кереп, әлеге темага кагылышлы әдәбият белән танышты. Ә дәресләрдә укучылар милли киемнәрдә малайлар татар түбәтәйләре, кызлар башкорт муенсалары (борынгы бизәнү әйбере) киеп укыдылар.
Әлеге чара иң чагу һәм матур бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ул халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә ихтирам уята, үсеп килүче буында традицияләргә карата сакчыл караш тәрбияли. Милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итүнең һәм саклауның мөһимлеген, республикабыз халыкларының мәдәни мирасының байлыгын искә төшерә.