Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 апрель , 21:15

Уфада "Туганлык" фестивале узачак

Театр фестиваленең форматы киңәя.

Уфада "Туганлык" фестивале узачак
Уфада "Туганлык" фестивале узачак

 Театр фестиваленең форматы киңәя. Элек ул «Төрки телле театрлар фестивале» дип аталса, быел беренче тапкыр «Милли театрлар» эгидасы астында үткәрелә. Оештыручылары - Башкортстан Хөкүмәте һәм БР Мәдәният министрлыгы.
"Туганлык" фестивале 14 спектакль тәкъдим итәчәк. Татарстан, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Осетия-Алания, Чувашстан, Калмыкия, Абхазия, Тыва, Дагстан, Марий Эл театр коллективлары спектакльләре конкурста катнаша.
М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма һәм Псков драма театрларының спектакльләре конкурстан тыш күрсәтеләчәк.
Милли театрлар фестиваленә Русия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Олег Табаковның Мәскәү театры сәнгать җитәкчесе, Русиянең халык артисты Владимир Машков хөрмәтле кунак сыйфатында чакырылган.
Фестиваль 16-23 майда узачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: