Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
14 апрель , 12:22

100 яшьлек юбиляр!

Гади һәм гали йөзъяшәр. Кем ул?

100 яшьлек юбиляр!
100 яшьлек юбиляр!

Гади һәм гали йөзъяшәр. Кем ул?

 

Апрель башында күпләребезнең игътибарына лаек булырлык вакыйгаларның берсе ул – зур хөрмәткә ия булган милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов 100 яшьлек юбилеен билгеләде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Әсхәт Әскар улына сугышчан батырлыгы һәм илебез өчен куркыныч вакытта фидакарь хезмәте өчен олуг рәхмәтен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән юбилярга телевизор бүләк ителде.

Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туып үсә. Мәскәүдә 17 нче укчылар дивизиясе 980 нче артполкта разведчик була. Брянск, 2 нче Белоруссия фронтында Курск шәһәре өчен сугышта катнаша. Бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре, «Кызыл Йолдыз», I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары бар.

Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп килә, Уфа медицина училищесын тәмамлый, аннан Башкорт медицина университетына укырга керә, кандидатлык диссертациясен яклый. Ярты гасыр Әсхәт Әскәр улы табиб булып эшли. Бүгенге көндә аның 70тән артык фәнни хезмәте бар, шулай ук ул  озак еллар буе рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә – күз явын алырлык картиналар ясый.

 Фото: resbash.ru

100 яшьлек юбиляр!
100 яшьлек юбиляр!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: