Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 апрель , 10:47

"Туганлык" фестиваленең форматы үзгәрә

16-23 майда Уфада «Туганлык» халыкара милли театрлар фестивале узачак. Элек ул “Төрки телле театрлар фестивале» дип атала иде, хәзер исә аның форматы киңәя.

"Туганлык" фестиваленең форматы үзгәрә
"Туганлык" фестиваленең форматы үзгәрә

16-23 майда Уфада «Туганлык» халыкара милли театрлар фестивале узачак. Элек ул “Төрки телле театрлар фестивале» дип атала иде, хәзер исә аның форматы киңәя.

Фестивальне оештыручылар –Башкортстан хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры. Фестиваль дирекциясе җитәкчесе — Иршат Фәйзуллин. Фестивальнең художество җитәкчесе, театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов һәм театр тәнкыйтьчесе Айсылу Сәгыйтова фестиваль афишасына иң көчле режиссерларның спектакльләрен сайлап алды. Фестивальдә Казахстан, Татарстан, Чувашстан, Абхазия, Тыва, Хакасия, Дагыстан, Төньяк Осетия, Калмыкстан театрлары катнашачак.

- Фестивальдә 14 театр катнаша. 12 спектакль — конкурс программасында, ә икесе конкурстан тыш күрсәтелә. Фестивальнең махсус кунагы — Псков театры. Аның «Алтын битлек» премиясенә лаек булган спектакле тамашачыларда зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз, — ди театрның баш мөхәррире Динара Каюмова.

Фестивальгә күп милли театрлар килә, шуңа күрә чараны үткәрүгә Башкортстанда яшәгән төрле халыклар диаспоралары вәкилләре җәлеп ителә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: