+7 °С
Ачык
Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында Татарстан Республикасының Баулы татар халык театры чыгыш ясый. Кунаклар Т. Миңнуллинның “Шулай булды шул” комедиясен тәкъдим итә. Әлеге сәхнә әсәре уфалыларга яхшы таныш. Быелгы иҗади мизгелдә генә дә әлеге спектакльне күрше республиканың икенче театры алып килде инде. Тамашачылар аны С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры башкаруында күргән иде.