Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
5 апрель , 09:54

Уфада Чуваш театры гастрольләре узачак

Русия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» программасы кысаларында Уфага К. Иванов исемендәге Чуваш академия драма театры гастрольләр белән килә.

Уфада Чуваш театры гастрольләре узачак
Уфада Чуваш театры гастрольләре узачак

Русия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» программасы кысаларында Уфага К. Иванов исемендәге Чуваш академия драма театры гастрольләр белән килә. Башкортстан тамашачысы аларны 17-19 апрельләрдә күрә алачак. Әлеге гастрольләргә багышланган матбугат конференциясе “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үтте. Анда Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе Фирзәт Габидуллин, К. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры директоры Елена Николаева һәм Чувашстанның халык артисты Геннадий Медведев катнашты.

- Безнең республикада яшәүче чувашлар саны 17 меңгә якын. Алар Уфада гына түгел, төрле районнарда да күпләп яшиләр. Район хакимиятләренә хәбәр ителде, спектакльләргә автобуслар белән дә килергә әзерләнәләр.

Чувашстан театрының килүе безнең өчен дә шатлыклы хәл, чөнки аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек туа.  Без чуваш дусларыбызны үз сәхнәбездә көтеп калабыз, - диде “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллин.
К. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры директоры Елена Николаева да аның сүзләрен хуплады.

-Чыннан да мондый гастрольләр бик кирәк. Коллективлар үзара аралашып, тәҗрибә уртаклаша. Һәркем үзе өчен кулланыр яңалык таба.  Әмма зур декорацияләр белән еракка гастрольләргә чыгып китү бик чыгымлы эш. Ә Русия Мәдәният министрлыгының «Зур гастрольләр» программасы шушындый гастрольләрне тормышка ашырырга ярдәм итә, - диде ул. Һәм үз чиратында сентябрь аенда “Нур” коллективын колач җәеп каршы алырга әзер булуларын әйтте. Чөнки бу – алмаш гастрольләр.  “Нур” коллективы яңа сезон башында Чувашстан татарлары каршында иң яхшы спектакльләре белән чыгыш ясаячак.

Ә әлегә кунаклар Башкортстанга килә һәм үзләренең иң яхшы  өч спектакль алып килә. Гастрольләр Иоаким Максимов-Кошкинский пьесасы буенча куелган  "Константин Иванов" спектакле белән ачыла. Әсәр  Башкортстанда туган, чуваш әдәбияты классигы, «Нарспи» поэмасы авторы Константин Васильевич Иванов тормышына багышланган. Спектакльнең режиссеры һәм рәссамы - СССРның халык артисты Валерий Яковлев.
Әлбәттә, бер театр да гастрольгә комедиясез йөрми. Чуваш артистлары "Әллә туй ясыйбызмы?" комедиясе күрсәтәчәк. Аны шулай ук Валерий Яковлев сәхнәләштергән. Авторы - Арсений Тарасов.
Чуваш драма театрының Уфадагы гастрольләре "Иблис колы" спектакле белән тәмамланачак. Ул шулай ук якташыбыз, Чуваш халкының халык шагыйре Яков Ухсайның мистик драмасы буенча сәхнәләштерелгән. Куючы режиссеры Чуашстанның халык артисты Наталия Сергеева.
Башкалада гына түгел, кунаклар 20 апрельдә Стәрлетамакта да чыгыш ясаячак әле.  Спектакльләр чуваш телендә уйнала. Рус теленә синхрон тәрҗемә була.

Фото: Э. Зарипов.

Уфада Чуваш театры гастрольләре узачак
Уфада Чуваш театры гастрольләре узачак
Уфада Чуваш театры гастрольләре узачак
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: