Бишбүләктә Төбәкара татар мәдәнияте фестивале үтте.
“Рух. Дәрт. Моң” дип аталган бу фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны буенча быел чын-чынлап рекорд куелган: Башкортстан район-шәһәрләреннән һәм Русия Федерациясенең Татарстан Республикасы, Ырынбур өлкәсе, Пермь крае, Киров өлкәләреннән барлыгы 143 гариза кабул ителгән.
Финалга чыккан конкурсантлар арасында барган бәйге аеруча дулкынландыргыч булды – концерт сәхнәгә татар үзешчән артистларының иң-иң лаеклы талант ияләрен бергә җыйды.
“Рух. Дәрт. Моң” фестиваленең гала-концерты чын-чынлап халык талантларының бәйрәме булды. 30 мартта үткән гала-концертта 250дән артык үзешчән артист сәхнәне гөрләтте, ә тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде. Бу көнне шулай ук төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр арасында “Инструменталь иҗат” номинациясендә Чакмагыш районының “Идел” халык инструментлары халык оркестры (җитәкчесе – РФның мәгариф отличнигы Ренад Вәкил улы Кәримов) Гран-прига лаек булды.
Якташларымны чын күңелдән олуг җиңүләре белән кайнар котлыйм! Киләчәктә дә зур иҗади һәм шәхси уңышлар телим.
Фото: xn--90aajgjchgadf7exa3o.xn--p1ai