Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
29 март , 14:13

"Библиотөн" кайчан узачак?

Гаилә елында акциянең темасы — «Бар гаилә белән укыйбыз».

"Библиотөн" кайчан узачак?
"Библиотөн" кайчан узачак?

«Библиотөн-2024» Бөтенрусия акциясе быел 20 апрельдә үткәрелә. Гаилә елында акциянең темасы — «Бар гаилә белән укыйбыз». Бу хакта Русия  Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чараның координаторлары булып Русия дәүләт китапханәсе һәм Русия дәүләт балалар китапханәсе чыгыш ясый.

«Библиотөн» — илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе, ул укучыларга хәзерге заман авторлары белән очрашырга, вакытны кызыклы итеп үткәрергә, лекцияләрдә һәм осталык дәресләрендә катнашырга, шулай ук классиканы яңача ачарга мөмкинлек бирә.

Әлеге акция 13 ел үткәрелә. Былтыр «Библиотөн» илнең 89 төбәгендә 6 меңнән артык учреждениене берләштерде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: