Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 март , 13:31

Театр көзгесендә заман чагыламы?

Бөтендөнья театр көнен Уфа” Нур” татар дәүләт театры коллективы яңа премьера белән каршылады.

Театр көзгесендә заман чагыламы?
Театр көзгесендә заман чагыламы?

Театр– заман көзгесе, диләр иде нибары дистә ел чамасы элек. Әле дә бу сүзләр ишетелә. Әмма инде чынбарлыкка гына туры килми төсле. Хәтта классик әсәрләрне дә автор язган вариантта күрү мөмкинлеге нибары иллегә-илле генә. Мода гади кешеләргә кагылмый торган аерым бер сәнгатькә әверелгән төсле, театр сәхнәләре дә режиссерларның тәҗрибә мәйданчыгына әйләнде. Әлбәттә, дөньяны гади кеше күргәнчә күрмидер алар. Әмма “менә мин шуны күрсәтергә теләдем” дигәннәрен тамашачы күрми кайтып китә икән, димәк, театр халык өчен булып чыкмый... Ә режиссерлар берсен-берсе уздырып “шаккатризм” буенча ярыша. Сәхнә  “спецэффектлар”– утлар, буяулар, атлар, машиналар белән тула. Анда кайчак артистларның хис-кичерешләрне тасвирлавына урын да калмый шикелле.

Театрның заман көзгесе була алмавының тагын бер сәбәбе – нәкъ бүгенге заманны тасвирлаган әсәрләрнең  юк дәрәҗәсендә булуы. Режиссер ничек кенә тырышмасын, совет чорында язылган пьеса белән яңа буын тамашачысын үз тормышы турында уйландыра да, үз-үзеннән көлдерә дә алмый. Тамашачы анда үзен күрми, чөнки ул анда юк. Ул монда, бөтенләй башка мохиттә, башка кыйммәтләр өскә калыккан, башка проблемалар төпкә төшеп борчыган заманда яши.

Нәкъ безнең бүгенге көнебезне чагылдырган әсәрне сәхнәдә күреп булмас микәнни дигән өмет сүнәр-сүнмәс кузган калып килгәндә, ниһаять, уңай җавап булды!

Бөтендөнья театр көнен Уфа” Нур” татар дәүләт театры коллективы яңа премьера белән каршылады. Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт элмәге” әсәре буенча куелган өр-яңа комедия сәхнәгә чыкты. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. Рәссамы Полина Емельянова, композиторы – Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев.

Театр репертуарында әлеге авторның  “Хыял йорты” спектакле зур уңыш белән бара иде инде. Яңа сәхнә әсәре исә “Нур” театры өчен тупланган беренче студия чыгарылышы артистларының юбилейлары уңаеннан  бенефис спектакле буларак куелган. “Беренче карлугачлар”  арасында Рушат Мөдәрисов, Эльмир Газизуллин, Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина,  Резида Зарипова, Лияна Хәертдинова, Айсылу Гомәрова бар. Шулай ук спектакльдә Зөһрә Шәрәфетдинова, Рида Фәхрисламова, Лина Ганиева, Дамира Сәетова, Чулпан Раянова, Ләйсән Алтынбаева, Винер Фәйзуллин катнаша. Артистлар ике составта уйный.

Әсәрнең төп герое – язучы Альберт Мурзин. Үз иҗатына чумган, бүгенге заманнан артта калган, “иске тәрбияле” шәхес. Дүрт хатыннан соң бишенчесе белән тыныч кына яшәп яткан җиреннән аның гадәти тормышының асты-өскә килә. Ә барысына да очраклы рәвештә генә балконнан нәкъ аларның фатирына килеп эләккән заман сулышын тоеп яшәүче Эмиль сәбәпче була. Сүз уңаеннан әйтергә кирәктер, әлеге рольне сәхнәдәшләренә караганда шактый яшь актер Айдар Хөснетдинов бик оста башкарып, тамашачыларның аерым сөюен яулады.

Иҗат дөньясында гына кайнаган төп герой белән бергә тамашачы бүгенге әдәбиятка, китап уку, дөресрәге укымау проблемаларына, популярлык казануның заманча алымнарына, гомумән, тышкы ялтыравык артындагы эчке бушлыкка бага.  Драматург Илгиз Зәйниевнең бераз Туфанча, әмма үз стилендәге җор теллелеге, режиссер Азат Җиһаншинның чама хисен югалтмыйча гына бүгенге тамашачыга бүгенге тормышны күрсәтә белүе сәхнәдә өр-яңа, заманча, көлә-көлә карасаң да, театрдан уйланып кайтып китәрлек комедия тудырган.

Әлеге драматург-режиссер тандемы һәм, әлбәттә, һәр кайсы үз ролендә кабатланмас артистлар киләчәктә дә тамашачыларны югары дәрәҗәдәге яңа сәхнә әсәрләре белән сөендерер дип ышанасы килә. Ә театр сәнгате радио, телевидениегә генә түгел, интернетка да бирешмичә яшәвен дәвам итәр, заман көзгесе булып кала алыр дип өметләнәсе килә.

Эльмира Ибраһимова.

Эдуард Зарипов фотолары.

Театр көзгесендә заман чагыламы?
Театр көзгесендә заман чагыламы?
Театр көзгесендә заман чагыламы?
Театр көзгесендә заман чагыламы?
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: