Нинди чаралар оештырылачак?
Мәләвез шәһәре музеенда Татар мәдәнияты атналыгы ачылды. Ул Башкортстан татарлары конгрессы төбәк бүлекчәсе белән берлектә оештырылган.
Чара “Гаилә елы”на багышлана һәм аның төп максаты: күп гасырлар дәвам иткән традицияләрне дәвам итү, балаларга гомер бирү, нәселне дәвам итү – халкыбызның матур киләчәген күрү.
Мәләвез районында төрле милләт вәкилләре үз традицияләрен саклап, бер гаилә булып, бердәм, дус һәм тату яши. Төрле милләт кешеләре башкаларны хөрмәт итү өчен аларның мәдәниятен, йола-гадәтләрен өйрәнә.
Атналыкта милли киемнәргә, татар йорты җиһазларына, бизәлешенә, билгеле якташларга багышланган очрашулар, осталык сәгатьләре узачак.