Ике көн рәттән Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларына Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт элмәге” комедиясе буенча сәхнәләштерелгән яңа премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. Рәссамы Полина Емельянова, композиторы – Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев.
Театр репертуарында Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты” спектакле зур уңыш белән бара. Яңа сәхнә әсәре исә “Нур” театры өчен тупланган беренче студия чыгарылышы артистларының юбилейларына багышлап куела һәм ул алар өчен бенефис спектакле булып торачак. Алар арасында– Башкортстанның халык артистлары Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина һәм Резида Зарипова, атказанган артистлар Эльмир Газизуллин, Лияна Хәертдинова, Айсылу Гомәрова.
Әсәрдә төп герой – язучы Альберт Мурзин. Аның фатирында көтелмәгән хәл килеп чыга һәм язучының барлык тормышын астын-өскә китерә. Ә нинди хәл икәнен спектакльне карагач, белерсез!
Яшь чикләнеше 16+
Эдуард Зарипов фотосы (репетициядән).