25 март - Русия мәдәният хезмәткәрләре көне.
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәме белән котлады. Әлеге котлау ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылды.
“Хөрмәтле дуслар!
Быел Мәдәният хезмәткәрләре көне Мәскәү янында булган коточкыч теракт, Изге Рамазан һәм Бөек пост аенда булган канкоеш корбаннарын искә алу белән бергә үтә. Без бөтен ил белән бергә кайгырабыз һәм тагын да ныграк берләшергә кирәклекне аңлыйбыз.
Бөтен һөнәрләр дә мөһим, бөтен һөнәрләр дә кирәк: нәкъ музыка, театр, сүз сәнгате скальпельсез дәвалый, сынлы сәнгать шедеврлары – иң яхшы педагоглар, китапханәләр – тарихчылар, ә халык авыз иҗаты – чын кыйммәтләр банкы булып тора. Ул кыйммәтләр – Русия бердәмлегенең рухи-әхлакый үзәге. Аны бездән беркем дә тартып ала аламый.
Һәм аларны саклау һәм үстерү – безнең иҗатчыларның һәм иҗади коллективларның төп бурычы. Шуңа да без алар белән горурланабыз.
Сәнгать көче белән махсус хәрби операция урынында Ватанны саклаучыларның рухын ныгытучы батырларыбыз белән горурланабыз. Уңышның нигезе – мәдәният – эше түгел, ә югарыдан бирелгән сәләте, тормышының мәгънәсе булган кешеләрнең бердәм тырыш хезмәте ул.
Иң зур рәхмәтебез –мәдәният ветераннарына, чын мәгънәсендә бөек кешеләргә. Без аларга тиңләшәбез һәм киләчәк буын мәдәният әһелләре дә алар үрнәгендә эшләр дип ышанабыз.
Дуслар! Хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сәнгатькә һәм мәдәнияткә хезмәт итүгә тугры калуыгызга рәхмәтемне белдерәм. Йөрәкләрегез һәрвакыт илһам белән тулы булсын, кешеләрне берләштерү, аларга шатлык өләшү һәм чиксез офыклар ачу теләге сүнмәсен-сүрелмәсен. Ныклы сәламәтлек, үзегезгә һәм йортыгызга тынычлык телим” –диелә котлауда.