Бүген – Нәүруз.
Ул ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең матди булмаган мирасы дип танылган бәйрәм. Ислам диненә бернинди катнашы юк. Заратуштра дәвереннән үк килә, ягъни безнең эрага кадәр 7 гасырлардан ук.
Әмма төркиләр өчен Нәүруз бәйрәме башка бер риваять белән бәйле. Күктөркиләр Алтай таулары һәм аның үзәннәрендә яшәгәндә әле, аларга чит кабиләләр һөҗүм ясап тар-мар итә. Калган күктөркиләр таулар, ерып чыккысыз урманнар аша качарга мәҗбүр була. Бара торгач, алар бер тар сукмакка килеп чыга. Шул сукмактан китәләр. Озак баралар, ә ахырда оҗмах кебек гүзәл бер үзәнлеккә килеп чыгалар. Бөек Тәңрегә рәхмәтләр укып, алар биредә төпләнеп кала. Бу җирне алар Эргенекон дип атый.
Бик озак вакыт уза. Төркиләр күбәя һәм Эргенеконда аларга тар була башлый. Ә кирегә чыга торган юл онытылган. Шунда алар тимер коярга өйрәнеп, тау кисеп, Бөек Далага килеп чыгалар. Һәм Бөек Далада зур-зур дәүләтләр төзиләр...
Нәүруз мөбарәк булсын!
Бу фотоларда Калтасы районында узучы Яз бәйрәменннән күренешләр.