Мәдәни мохит
20 март 2024, 05:05

"Нур" театрында янә премьера!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт элмәге” комедиясе буенча сәхнәләштерелгән яңа премьера чыга.

"Нур" театрында янә премьера!"Нур" театрында янә премьера!
"Нур" театрында янә премьера!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт элмәге” комедиясе буенча сәхнәләштерелгән яңа премьера чыга.

Төп герой – язучы Альберт Мурзин. Нәкъ аның фатирында көтелмәгән хәл килеп чыга һәм язучының барлык тормышын астын-өскә китерә.

Театр репертуарында әлеге драматургның  “Хыял йорты” спектакле зур уңыш белән бара иде. Әлеге сәхнә әсәре исә “Нур” театры өчен тупланган беренче студия чыгарылышы артистларының юбилейларына багышлап куела һәм ул алар өчен бенефис спектакле булачак. “Беренче карлугачлар” арасында– Башкортстанның халык артистлары Рушат Мөдәрисов, Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина һәм Резида Зарипова, атказанган артистлар Эльмир Газизуллин, Лияна Хәертдинова, Айсылу Гомәрова.

Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. Рәссамы Полина Емельянова, композиторы – Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев.
Премьера 26, 27 мартта көтелә. Яшь чикләнеше 16+

Эдуард Зарипов фотолары (репетициядән).

"Нур" театрында янә премьера!
"Нур" театрында янә премьера!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас