Ягымлы итеп, «әни, әти», «кызым, улым» дигәннәрен ишетүгә дә ни җитә!
Шушы көннәрдә Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә "Татар кызчыгы-24" бәйгесе узды. Анда районның төрле мәктәпләреннән, сайлап алу турын узып, 10 укучы катнашты. Иң актив катнашучылар арасыннан Р. Шәрипов исемендәге Сабай урта гомуми белем бирү мәктәбен атап үтәргә кирәк. Алар бу конкурска 4 заявка җибәргәннәр.
Бәйге өч этаптан: визит карточкасын тәкъдим итү , иҗади сәләтләрне күрсәтү, нәфис сүз осталыгы өлешеннән торды.
Иң беренче этапта кызлар үзләре белән таныштырды. Алар туган телләрен яратуларын, аны никадәр белүләрен бар яклап та исбатладылар. Туташлар барысы да бик кыю булып, иң мөһиме, татар телендә камил итеп сөйләп, чын артистларча чыгыш ясады. Алдан оялчан кебек кенә күренгән балалар, бәйге башлануга, чын артистка әйләнделәр дә куйдылар
“Татар кызчыгы-2024” исеменә 2 санлы Бүздәк мәктәбенең 4А сыйныф укучысы Хафизова Ангелина лаек булды. Укытучысы – Энҗе Арсланова. Искиткеч матур, эчтәлекле бәйрәмне мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Җәмил кызы Мансурова оештырды.
Каран урта мәктәбендә татар дөньясына бәйле фотозоналар барсының да игътибарын җәлеп итте. Чын яз, наз бәйрәмен оештырган Каран мәктәбе коллективына, укытучыларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга бик күп көч салган өчен рәхмәт белдереп “Афәрин!” диясе генә кала. Мондый чаралар киләчәгебез бар һәм ул өметле дигән фикергә килергә ярдәм итә.
Конкурсның киләчәге дә матур булсын, мондый чараларны күбрәк урыннарда уздыру да бик әһәмиятле булыр иде, чөнки, халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәк, аларны бездән соң киләчәк буынга тапшырырга кирәк. “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләре бигрәк тә кечкенә яшьтән үк татар телебезне камил белергә зур этәргеч булыр, үзләренең туган илен, туган телен яратып үсәрләр дигән өметтә үткәрелә. Иң мөһиме, ул бәйгеләр дәвамлы һәм озын гомерле булсын иде.
Бу бәйге бөтен дөнья буйлап хәрәкәт итә. Аның киләчәге булуын бик тә телибез. Балалар бик булдыклы, белемле, сәләтле, һөнәрле. Шуңа өстәп аларның телләрен камилләштерү бурычы тора.
Дуслар, тагын кайсы мәктәпләрдә уза мондый чаралар, шул хакта да безгә языгыз.