Яшьлеккә кайткандай булдым әле: кызым белем алган Уфа фән һәм технологияләр университетында “Студент язы”н тамаша кылдым.
Яшь чакта, студент чакта, без дә бүгенге студентлар кебек ихлас һәм шук-наян идек, барыбыз да гөрләшеп шундый чараларга әзерләнә һәм чыгышлар ясый идек. Ул чактагы күңел канатларының талпынуы, дулкынлануы! Мондый кичерешләр үзе студент сукмагыннан үткән һәркемгә яхшы таныштыр. Нинди күңелле яшьлек чоры!
Аннан, гомер үтү белән, безне дөнья мәшәкате баса бугай: дәртләнеп-канатланып ниндидер чараларда катнашырга, әзерләнергә иренә башлыйбыз. Әйтергә дә оят: хәтта әзер, кулга китереп бирелгән чакырулар кулда булып та... әзер тамашаларны барып карарга авырсына башлыйбыз.
Ә бит яшьләр – студент егетләр һәм кызлар – бүген дә, залдан карап сокланып утырдым, шундый талантлылар һәм хыял канатларында йөзәләр икән бит! Менә бүген дә алар шундый дәрт һәм мавыктыргыч илһам белән шаккатмалы театрлаштырылган тамаша әзерләгән!
Без бүген университетның Информатика, математика һәм работотехника (ИИМРТ) факультеты студентларының чыгышын карап сокланып утырдык һәм, ышанам, башка факультетларда укучылар да шундый ук ялкынлы чыгышлар әзерләгәндер. Жюри әгъзаларына иң-иң чагу номерларны сайлап алу бер дә җиңел булмас дип уйлыйм.
Республикабыз уку йортларында “Студент язы” дәвам итә. Талантлы, булдыклы, максатчан, укуда да сынатмаган, актив җәмәгать эшләренә дә өлгереп, яшәүнең тәмен-ямен белеп яшәгән яшьләребезгә уңышлар телик, дуслар!
Автор Фотосы.