Мәдәни мохит
13 март 2024, 17:20

Находкада, җир чигендә

Күңел тарта шул якка!

Находкада, җир чигендәНаходкада, җир чигендә
Находкада, җир чигендә

Күңел тарта шул якка!

 

Туган яклардан ерак китеп, чит җирләрне үз иткән милләттәшләр гореф-гадәтләрне саклап, милли тамырларга якынрак булырга тырыша. Приморье дигән ерак җирләрдә яшәүче туганнар да 12 март көнне шундый бәйрәм уздырды. Дөресрәге, ул көнне Үзәк китапханәдә татар халкының иҗаты, тарихы, традицияләре белән таныштыручы экспозиция-күргәзмә ачылды.

Бу эшләр Находкадагы “Туган Тел" татар-башкорт оешмасының “Халкым акылына мөрәҗәгать итәм” проекты буенча оештырылды. Ул  2023 елда Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар җәмгыятен үтерүгә багышланган грантына лаек булды.

«Приморьеда татар мәдәнияты көннәре» күчмә күргәзмәсе – ул татар әдипләренең китаплары, тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, татар милли киеме, татар телендә мульфильмнар демонстрациясе, татар фольклоры темасына аудио- һәм видеоматериаллар. Күргәзмә 31 мартка кадәр дәвам итә. Аннары эстафетаны бу системадагы икенче китапханә кабул итә.

  "Туган Тел" белән Үзәк китапханәне күптәнге дуслык, хезмәттәшлек бәйләп тора. Находкадагы бу татар-башкорт оешмасы Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә дә катнашкан. Үзәк китапханәгә биш дистәләп татар һәм башкорт әдипләренең китапларын бүләк иткәннәр.  Шуларга таянып, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Мостай Кәрим иҗатлары буенча әдәби кичәләр оештырылган.

Бу мәгьлүматка очраклы тап булсам да, Приморьеның шәхсән минем истән чыкканы юк - бер барып күрү теләге көчле. Чөнки мин беләм, анда туганнарым бар, без күптән түгел, мин шактый озак кызыксынып эзләгәнннән соң табыштык. Озакка сузмый очрашырга язсын.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас