Мәдәни мохит
12 Марта 2024, 06:27

Йөрәкләрендә Танып ярсуы

Тәтешле якларына юлларыбыз нишләптер сирәгрәк төшә безнең. Араларыбызны тоташтырып, даими аралашып, язмалары белән безне бимазалап торучы каләмдәшләребез дә юк диярлек. Ә бит Тәтешле мәдәниятебез, әдәбиятебез күген балкытырдай зур шәхесләр үстергән төбәк.Һәм менә, рәсми чакыру алгач, хөрмәт йөзеннән юлга кузгалдык. Сәбәпләре дә нинди бит әле: “Чургылды – батырлар төяге” дигән чарада һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачу тантанасында катнашу.

Йөрәкләрендә Танып ярсуыЙөрәкләрендә Танып ярсуы
Йөрәкләрендә Танып ярсуы

Тәтешле якларына юлларыбыз нишләптер сирәгрәк төшә безнең. Араларыбызны тоташтырып, даими аралашып, язмалары белән безне бимазалап торучы каләмдәшләребез дә юк диярлек. Ә бит Тәтешле мәдәниятебез, әдәбиятебез күген балкытырдай зур шәхесләр үстергән төбәк.
Һәм менә, рәсми чакыру алгач, хөрмәт йөзеннән юлга кузгалдык. Сәбәпләре дә нинди бит әле: “Чургылды – батырлар төяге” дигән чарада һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачу тантанасында катнашу.
Батырлар төяге – Чургылды
Бу авыл, аның кешеләре турында “Өмет”нең үткән санында гына “Чургылдының чагу улы” дигән күләмле язма дөнья күргән иде. Аның авторы шушы авылда туып үскән, әлеге вакытта Удмуртиядә татар телендә нәшер ителгән “Яңарыш” республика гәзитендә эшләүче Эльмира Нигъмәтҗанова; “Их, кайталмыйм, сез барып күрегез инде безнең якларны”,– дип үгетләде ул телефоннан шалтыратып.
Бик матур, үзенчәлекле табигать кочагында урнашкан икән Чургылды. Тирә-юньдә дулкын-дулкын калкулыклар җәйрәп ята. Авыл шул дулкыннарда тибрәнеп утырган сымак. Төп чара узган ике катлы таш мәктәп тә шул бер калкулыкның башында, әллә каян күренеп, үзенә чакырып тора. Кайчандыр ул балалар тавышыннан гөрләп торгандыр. Хәзер, әйтүләренчә, башлангыч сыйныфлар гына калган. Балалар азайган саен мәктәп тә сүнә шул.
Ә әле... мәктәп ихатасына килеп кергәч тә бәйрәм мохитенә чумдык: уңда-сулда сый тулы өстәлләр тезелеп киткән, ак кар өстендә пар бөркеп дәү самоварлар кайнап утыра.
Мәктәп эчендә дә җанлылык, бер як читтә яулык ябынган апалар бәйләм бәйләү белән мәшгуль. Алларында өстәл өсте тулы алар бәйләгән, чиккән, теккән кул эшләре. Түр якта билләренә алъяпкыч бәйләгән ханымнар җитез-җитез тукмач кисә. “Яу кырындагы егетләребезгә әзерлибез, берничә тапкыр озаттык инде”,– диде алар эшләреннән аерылмый. Арырак кызлар маскировка челтәрләре үрә, консерва банкаларыннан шәм эшләү үрнәкләрен күрсәтә. Бар җирдәге кебек, монда да хатын-кызлар ихлас күңелдән, бердәм булып махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм итәргә тырыша. Йөрәк кушуы буенча эшли алар моны. Бу авылдан 7 егет әле яу кырында икән.
Чара “Батырлар төяге –Чургылды” дип көчле яңгырашлы булсын өчен генә аталмаган. Чын мәгънәсендә батырлар төбәге – илебезгә 2 Советлар Союзы Героен: Миңнулла Бәдретдиновны һәм Габделхәй Сәетовны үстергән авыл икән ул Чургылды.
Авыл уртасында аларга һәйкәл куелган. Мәктәп спортзалында бу көнне алар истәлегенә волейбол ярышы узды. Гаилә – спорт уеннары, “ат биатлоны” да бик мавыктыргыч оештырылган иде, бу чараларның барысы да “Аек авыл” республика конкурсы кысаларында узды. Чургылдылар бу бәйгедә республика дәрәҗәсендә көч сынашырга җыеналар. Җиңүләр телик үзләренә!
Һәйкәл булып кайтты Атнабай
Тәтешлегә тартып китергән сәбәпнең иң зурысы, әлбәттә, олуг шагыйрь Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылу вакыйгасы. Бу шәхес башка бик күпләргә якын булган кебек, минем өчен дә кадерле. Хезмәт юлымны “Һәнәк” журналында алар кулы астында, аларның фатихасы белән башладым. Тәүге язган фельетоныма карата Әнгам абый биргән киңәш бүгенгедәй хәтеремдә: “Гел шулай үзеңчә яз! Үзең булып кал!”
Әнгам Касыйм улы әнә шул Үзе булып калуның эталоны иде. Иҗатта да үзе булып калды, тормышта да. Башка беркемне кабатламады, Атнабайча гади, тапкыр итеп язды. Шуның өчен аны яраттылар, ә кайберәүләр аннан шүрләде, көнләште.
Тукайлар, Гафурилар, Туфаннар, Мостайлар, Нәҗмиләр кебек татар-башкорт әдипләре арасындагы дуслык күперен ныгытучылар сафында булды Атнабай. Шуңа татар да, башкорт та аны үз шагыйре, олуг халык шагыйре итеп якын күрә. Ул бу сөюне – халык мәхәббәтен – һәрдаим тоеп яшәде.
Әнгам Атнабаев безнең өчен тагын шул ягы белән якын: ул журналистларны, гәзит-журналларда эшләүчеләрне үз итте һәрчак. “Өмет” гәзите, “Тулпар” журналы чыга башлагач, редакцияләргә килеп ихлас тәбрикләүче, киңәш бирүче дә ул
булды. Үзенең рухташларын күрде ул бездә.
“Кеше үзенең бөек икәнлеген каян белер иде үлмәсә”... дип шаярып язган иде әдип үзененең “Төш” дигән шигырендә. Чынында да шулай бит. Атнабай йолдызы еллар узган саен ныграк балкый төсле. Һәйкәл ачылу тантанасына мәйдан тутырып халык җыелу – шуның билгесе. Күрше районнардан, Уфадан, Казаннан килгәннәр. Әнә Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән абый, инде 93 яшьтә булуына карамастан, егетләрчә җитезлек белән килгән кунакларны каршылый. Безне дә әллә каян танып, ихлас кочаклап күреште. “Өмет”не яратып укыйм, дип әйтергә дә онытмады.
Шушы йөзләрчә җыелган халык арасында “Җиз кыңгырау моңнары” җырының көен язган Вәсил Хәбисламовны да күреп, янына килеп күрештек. Инде 87 яшьтә булса да, күз тимәсен, бик теремек күренә. Хәтере дә яхшы. Берничә ел элек булган очрашуыбызны искә төшерде.
Әнгам Атнабаев һәйкәлдә эскәмиядә уйланып утырган шагыйрь образында сынландырылган. Ни өчендер аны басып шигырь сөйләп торган трибун шагыйрь сурәтендә күрәсе килгән иде. Без шулай хәтерлибез аны. Хәер, шушылай уйланып утырган чаклары да күп
булгандыр.
Һәйкәл янында фотоларга төшкәннән соң барысы да мәдәният йортына “Күрдем чишмәләре” конкурс-фестивален тамаша кылырга ашыкты. Анда Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясен тапшыру тантанасы да булды. Бу мәртәбәле бүләк быел Вәсил ага Хәбисламовка тапшырылды. Әнгам Атнабаев сүзләренә үлемсез “Җиз кыңгырау моңнары” җыры авторына... Афәрин!
Шагыйрьләр, артистлар авылда туалар да, йолдыз булып кабыныр өчен шәһәргә юлланалар. Иҗатлары белән миллионнар йөрәген балкытып, халык күңелендә үзләренә үлемсез һәйкәл куя алар. Үлгәннән соң һәйкәл булып туган якларына кайталар. Тәтешледә Хәния Фәрхигә һәйкәл бар иде, менә Әнгам Атнабаев та һәйкәл булып кайтты.

Рәдис НОГМАНОВ.

Читайте нас