Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова “Арт-Корылтай” IV мәдәни форумының беренче көненә йомгак ясады.
“Без Беларусь, Абхазия, Үзбәкстан, Казахстан, федераль үзәк һәм Русия төбәкләреннән килгән кунакларны каршы алдык. Аларның кайсыберләренең Республика халык иҗаты үзәгенең “Җан карашы” инклюзив театрының “Сугыш балалары” спектакленең караган булуыннан күңел куанды. 2024 ел Башкортстанда республика лидеры Радий Фәрит улы Хәбиров тарафыннан Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елы дип игълан ителде, һәм артистларның бу составы кешенең мөмкинлекләре чиксез булуын күрсәтә.
Сәхнәдә сәламәтлек үзенчәлекләре булган төрле яшьтәге артистлар, чын мәгънәсендә, үз рольләрен яшәделәр, сугышның куркыныч елларын үткәннәрнең тормышларын күрсәттеләр. Артистлар безгә төп мәгънәне җиткерделәр: дөнья бик уалучан, ә кеше гомере – бәяләп бетергесез!
Шулай ук Арт-Корылтайның беренче көнен үткәрү кысаларында Рус драма театрында Константин Хабенский белән иҗади очрашу, ә кичен А.П. Чехов исемендәге Мәскәү театры спектакле булды. Иң мөһиме, тамашачы килде, тамашачы борчылды, тамашачы кызганды!” – дип йомгаклады Әминә Шәфыйкова.