9-12 мартта Уфада А.П. Чехов исемендәге Мәскәү художество театры гастрольләре уза. Рус драма театры сәхнәсендә башкала артистлары “История любви” һәм “Дом” спектакльләрен күрсәтәчәк.
Мәскәү художество театры – шундый үзенчәлекле коллектив, Русиянең мәдәни йөзен ансыз күз алдына китереп булмый, ул чын сыйфат билгесе, бөтен дөньяда танылган бренд, уникаль традицияле, данлыклы режиссерлар, актерлар, сценографлар белән танылган театр ул. Бу гастрольләр турындагы фикере белән А.П. Чехов исемендәге Мәскәү художество театрының художество җитәкчесе, Русиянең халык артисты Константин Хабенский уртаклашты.
–Безнең гастрольләр – Уфаның юбилее алдыннан мәхәббәт һәм хөрмәт билгесе ул. Мәскәү художество театры 10 елдан артык Уфада булганы юк. Соңгы гастрольләр вакытында тамашачыларның ихлас кабул итүе исемдә калды, – дип сүзен башлады Константин Хабенский. – Без сезгә бер-берсеннән аерылып торган ике мәхәббәт тарихы алып килдек. Беренчесе – МХТга катнашы булган авторлар (Чехов, Горький, Булгаков, Бунин, Вампило) хикәяләренә нигезләнеп режиссер Георгий Ковалев куйган музыкаль-әдәби композиция. Музкасын Кузьма Бодров бу хикәяләр өчен махсус язды – ул, әдәбиятның эченә җитди “кереп”, хикәяләрне укыганда таләп ителгән паузаларны да музыкада чагылдырган. Спектакль театрга 125 ел тулу уңаеннан да, Юрий Башметның 70 яшенә атап та булдырылды. Икенче спектакль, “Дом”, Евгений Гришковец пьесасы буенча Сергей Пускепалис тарафыннан куелды. Спектакль шактый озак уйнала, 10 еллап бар инде, тамашачы аны кызыксынып кабул итә, ул һәрчак аншлаг белән үтә.
Язманың дәвамын сылтама аша кереп укый аласыз.
Чыганак: bashinform.ru