Русия Хөкүмәте карары белән цирк «Төзелеш» дәүләт программасы объектлары исемлегенә кертелгән. Бу максатларга 2 миллиард сум акча бүлеләнәчәк. Төзекләндерү эшләре 2026 елда, бүленгән акчалар килә башлагач, башланачак.
- Уфа циркы ябылганга җиде ел. Шул вакыт эчендә бер буын үсте инде. Тамашачылар циркның ачылуын бик көтә. Һәм 2028 елда безнең цирк үз ишекләрен ачыр дип уйлыйбыз. Циркның тышкы ягын да, эчен дә үзгәртү планлаштырыла. Тамаша залында йомшак, уңайлы урындыклар булачак, - дип билгеләп үтте цирк директоры Гүзәл Туктарова.