Мәдәни мохит
3 Марта 2024, 04:31

Язгы җилләр кага тәрәзәмне

Яз кояшы сибә нурларын.

Язгы җилләр  кага тәрәзәмнеЯзгы җилләр  кага тәрәзәмне
Язгы җилләр кага тәрәзәмне

Яз кояшы сибэ нурларын.

 

Язгы җилләр кага тәрәзәмне

Язгы җилләр кага тәрәзәмне,

Язлар килә туган җирләргә

Шатланып ла туймый шуңа күңелем,

Мин сокланам язгы гөлләргә.

 

Язгы җилләр кага тәрәзәмне,

Яз кояшы сибә нурларын,

Җанландырып туган җиркәемнең

Урманнарын, болын- кырларын.

 

Язгы җилләр кага тәрәзәмне,

Ач син диеп, тыңла кошларны

Җыркайлары эретерлек бит, ди,

Күңелдәге булган бозларны.

 

Язгы җилләр кага тәрәзәмне,

Яз сулышы керә өемә,

Ялан тәпи чыгып басыйм әле

Тәнгә сихәт бирер җиремә!

М. Касыймова.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас