Мәдәни мохит
3 март 2024, 06:38

Иң зур җиңү бу

“Җанлы сүз” иҗат лабораториясенә – 10 яшь”.

Иң зур җиңү буИң зур җиңү бу
Иң зур җиңү бу

“Җанлы сүз” иҗат лабораториясенә – 10 яшь”.

 

Берникадәр вакыт үтүгә әһәмияте сүрелеп, вакыйгалары искерә торган чаралар була.  Әмма туган телгә кагылышысы түгел. Узган атнада үткән “Җанлы сүз” иҗади конкурсы финалы да шундый искәрмәгә ия.

Уфа фән һәм технологияләр университетының күркәм, якты тантаналар залында туган телгә тугрылык саклаган, аны киләчәктә дә курчалап калырга омтылучы өлкәннәр һәм балалар җыелган иде. Үзенең 10 еллыгын шундый уңышлы чара белән билгеләде конкурс. Шулай итеп,  Башкортстан республикасы татарларының милли-мәдәни  автономиясе белән берлектә оештырылган иҗади бәйгедә Башкортстан һәм Татарстан республикаларының дүрт дистәгә якын район һәм шәһәреннән килгән укучылар катнашты. Быел, башка еллардан аермалы буларак, “Җанлы сүз” иҗади осталык лабораториясе»  дәүләт телләрен һәм Башкортстан республикасы халыкларының башка туган телләрен саклау, үстерү максатында  Республика Башлыгы гранты субсидиясе исәбенә башкарылды. Ошбу  университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган конкурсның йомгаклау кичәсе Халыкара туган телләр көнендә  үтте .

Быел конкурска Башкорстанның һәм Татарстанның дистәләгән район һәм шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 185 яшь автордан 210 эш килгән. Жюрига шулар арасыннан бик тә яхшы эшләрне сайлап алу җиңел булмагандыр. Чөнки “Җанлы сүз”дә катнашучылар  туган тел буенча тирән белемнәрен күрсәтәләр – кулына каләмне кыю тоткан егет-кызлар катнаша бу бәйгедә.

 “Җанлы сүз” бәйгесен оештыручы, 10 ел буе аны алып баручы – чал юбилеена якынлашып килүче   татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы. Башкорстанда югары белем бирүче беренче татар төркеменә студентлар 1950 нче елда – 74 ел элек кабул ителә. Башкорт дәүләт университетында 67 ел элек – 1957 нче елда–мөстәкыйль татар филологиясе кафедрасы төзелә. Бүген татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы республикада да, университетта да иң тәҗрибәле һәм тирән тарихлы кафедра.

–        Туган тел укытучыларына, укучыларга ничек ярдәм итә алабыз дигән

сорауга җавап итеп моннан ун ел элек бу эшне башлаган идек. Шушы вакыт эчендә  48 район һәм шәһәрдән  1800 тирәсе бала катнашты. Республика конкурсы булып башланган бәйге соңгы 3 елда регионара конкурска әверелде.  Яхшы эшләр килә. Сайлап алуы шактый катлаулы булды.

 Бу конкурсның йомгаклау чарасы  Халыкара туган телләр көнендә уза, Әмма туган тел көне бер көн генә була алмый, һәр көнебез ул безнең туган тел көне, – диде  бу конкурсның башлап йөрүчесе, мөгаллимә вә шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина.

 Йомгаклау чарасы бер сулышта узды. Сәхнәгә бер-бер артлы җиңүчеләр күтәрелеп, котлаулар кабул иттеләр. Уртанчы сыйныфлардан башлап, төрле яшьтәге егет-кызларның шундый зур, җаваплы иҗат бәйгесендә җиңүләр яулавы күңел кылларына чиртеп, дулкынлану тудырды. Шәһәрдә үсеп, татар телен өйрәнә башлаган нәни дуслар да балкыды анда. Зур тырышлык салган укучыларның, аларның остазларының фидакарьлеген уйлап, күңелдә  соклану, рәхмәт хисләре тулышты. Бу 10 ел дәвамында актив катнашкан, “Җанлы сүз”не җанландыручыларны: Бакалы, Бишбүләк, Кушнаренко, Дүртөйле, Кыйгы, Краснокама, Благовар, Нуриман, Уфа, Салават, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Казан, Минзәлә, Бәләбәй һәм башка район-шәһәрләр укучыларын һәм укытучыларын билгеләп үттеләр. Кызганыч, күпләп татарлар яшәп тә, олимпиадаларда, иҗада бәйгеләрдә дә ишетелми калган  кебек, бу юлы да, ишетәсе килеп тә ишетелмәгән районнар калды әле... Бу җитешсезлек  бетерелер, барысы да актив кушылыр,  дип ышанасы килә. Моның өчен проектның никадәр уңышлы булуын күрсәтергә,  халыкка таратырга кирәк. Татар телен өйрәнүче, анда  иҗат итүче, бәйгеләргә чыгар укучыларыбыз артсын. Ә безнең туган тел һәм әдәбиятыбыз укытучылары шул бәйгеләр белән  илһамланыр.

 Бу конкурста катнашкан, җиңгән һәм илһам алган барлык дусларны котлыйбыз. Туган тел бәйгесендә җиңү – ул иң зур җиңү!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас