Сагындырыр әле...
Беркөн әнкәй су буена төшкән...
Урап кайткач әйтте: “Тапмадым!”
Су буеннан эзләп йөргән икән
Бәбкә саклап үскән чакларын.
Кичә әнкәй болыннарга чыккан...
Чәчәкләрнең җыйган акларын.
Болыннардан эзләп йөргән икән
Үзенең дә чәчәк чакларын.
Бүген әнкәй урманнарга барган...
Былбылларга сөйләп шатлыгын,
Имәннәрдән ныклык алып кайткан,
Каеннардан алган аклыгын.
Иртәгә ул тауга күтәрелер,
(Таягын да онытып калдырыр!)
Болытларны, керләр кебек сыгып,
Басуларга яңгыр яудырыр.
Җәйгор чыккач, көянтәсе итеп,
Яшьлек чишмәсенә юл алыр,
...Бер көн килеп әнкәй, сиздермичә,
Күк томанга кереп югалыр.
Су буеннан, болын, урманнардан,
Тау сыртыннан күзләп эзләрен,
Авыр чакта “Әнкәй, син кайда?” — дип
Гомер буе аны эзләрбез.
Ә ул, берчә яңгыр булып явар,
Сулар булып агар тын гына.
Безне назлап, җилләр булып исәр,
Урман булып шаулар шым гына.
Хәвеф-хәтәр килгән чакларда да,
Хәтер булып, безне саклар ул.
...Сагындырыр әле әнкәйләрнең
Бар чаклары, исән чаклары.
Фото: vkbase.ru,