СВО да катнашучыларның гаиләләре һәм балалары өчен “Иң матур балачак җырлары” Бөтенрусия проекты кысаларында ил буйлап музыкаль марафон бара. Аны гамәлгә куючылар – Җиңү музее, “Ватанны саклаучылар” фонды, мәдәни инициативаларга ярдәм итү Президент фонды һәм Дәүләт Кремль Сарае.
Миңа Уфа шәһәре мәдәният сараенда үткән концертны күрү мөмкинлеге булды. Гражданлык һәм патриотик юнәлешле заманча балачак җырларында балалар гаилә, Ватан, җиңү хакында җырлыйлар. Проектның җитәкчесе Александр Яковлевич Школьник әйтүенчә, бу җырлар йөрәкләрне җылыта һәм кешеләрне изгерәк итә, күңелсез уйлардан арындыра һәм юата. Концертта балалар эстрадасы йолдыздары булган “Волшебники двора” һәм “Непоседы” төркемнәре чыгыш ясады. Анда Уфаның “Виктория” бию театры һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләренең академик ансамбле каршындагы балалар студиясенең яшь артистлары катнашты.
Проектта җиңеп чыккан Уфа җырчысы Рамазан Биккинин аерым җырлавын тамашачы алкышларга күмде. Гульнара Зиатдинова сүзләренә Мария Евсюкова көй язган “Онытмагыз!” җыры барыбызны да әсир итте. Ул бу җырны зур осталык белән башкарып, тамашачының мәхәббәтен яулады. Безнең шундый җырчыбыз булу, әлбәттә, соклану һәм горурлык хисләре уятты.
Рәүф ИДРИСОВ.