Илеш районы талантларга бай төбәк. Күпме сәхнә йолдызлары үстергән җир ул. Алар район данын еракларга тарата. Ә менә арабызда күпме ачыкланмаган сәләтләр яши бит әле. Моңлы тавыш ияләре авыл бәйрәмнәрендә чыгыш ясый. Йонны авылында узган "Йонны сандугачы-2024" татар җыр-моң бәйгесе дә авыл талантларын ачыкларга, иң осталарын билгеләргә ярдәм итте.
Бу бәйге шәхси эшкуар Рүзил Мәгъданов призына оештырылды. Әйтергә кирәк, ул районда үткәрелгән күпчелек чараларның спонсоры булып тора. Мәсәлән, чаңгы ярышлары да аның катнашлыгында, спонсорлык ярдәме белән уздырылып килә. Авылын төзекләндерүгә зур өлешен кертә. Шулай ук Әфган сугышы ветераны Рүзил Риф улы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.
Чарада Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Йонны авылының ветеран яугир- интернационалистлары - Әфганстанда булган хәрбиләр катнашты.
Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, "Йонны Сандугачы-2024" исеменә Наил Рәхмәтуллин лаек булса, Шамил Шафыйков - икенче урында, Алмаз Шәрипов белән Данил Шәехмурзин өченче урынны бүлеште. Бәйге җиңүчеләре һәм аның актив катнашучылары акчалата бүләкләргә ия булды.
Һәркем моңлы тамашадан хисләнеп, бәйрәм кәефе алып, киләсе елларда да уздырылсын иде дигән теләктә таралышты. Күркәм традиция старт алды, димәк дәвамы да булыр әле.