Әлеге вакытта Уфа “Нур” татар дәүләт театрында СӘВИЯ СИРАЕВАНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ гөрләп бара.
Сәвия Сираева! Күпләр бу исемне республиканың милли театр сәнгате гәүдәләнеше буларак кабул итә. Актрисаның язмышы һәм иҗаты чын-чынлап легендага әверелде. Аның җитмеш елдан артык сәхнәгә тугры хезмәт итүе бар халкыбыз өчен матур үрнәк.
Сәвия Сираеваның җиде дистә елдан артык дәвердә сәхнәдә уйнаган рольләре бүген дә халык күңеленә үтеп керә, ул – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының якты йолдызы!
Яраткан актрисабыз бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели һәм аны бар Башкортстан гына түгел, ә үзен белгән һәм яраткан барлык Русия тамашачылары кайнар котлый.
Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев орденына лаек булган Сәвия ханым Сираева бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде.
Фото: © «Нур» театры архивыннан