М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Мансур Гыйләҗевның “Бичура” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Аксак” спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Ул 14 һәм 15 февральдә узачак.
Тарихи хәтерне югалту, кешеләрнең бер-берсеннән читләшүе, буыннар бәйләнеше өзелүе хакындагы драманың Башкортстанның атказанган артисты Фиргать Гарипов куя.
Сюжет үзәгендә - карчыгы белән бушап калган авылда ялгызлары гына яшәп ятканын, гомер буе тирә-яктагы вакыйгаларга “күзен йомып яшәгәнен” аңлаган Аксак карт. Бүген ул ялгыз, барысы тарафыннан читкә кагылган хәлдә Кара көчләр белән алыша һәм Йорт иясе белән сөйләшә...
Пьеса 1989 елда язылган. Карт белән карчык һәм җимерек йорт – үзгәртеп кору чорының протатибы.
Тарихи хәтерне саклау глобальләшү чорында аеруча актуаль тема.
Гомере аксак һәм имгәнгән карт тормышының кыйпылчыкларын җыя алырмы? Тормыш мәгънәсен һәм гармониясен табармы? Спектакльне караган тамашачылар моны, һичшиксез, белер. Һәм үзләрен борчыган сорауларга да җавап табар.