Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
12 февраль , 16:34

Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә ике дистә ел узды

Кызы Айгөл аны искә ала.

Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә ике дистә ел узды
Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә ике дистә ел узды

Кызы Айгөл аны искә ала.

 

Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова әтисен искә алып язган. Безнең яраткан җырчыбыз Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 20 ел булган.

Мин дә шәхсән бу көнне нык хәтерлим. “Өмет”тә эшләү белән параллель рәвештә  “Юлдаш” радиосында тапшырулар  да алып барган вакыт.  8 февраль. Туры эфирга әзерләнәм. Ә туры эфир шундый нәрсә, аңа һәр минутыңны ни белән тулыландыруны уйлап әзерләнүдән  тыш, сәгать сугуга бу дөньяныңны онытып, эфир дөньясына кереп чумасың. Алдыңда ярты дөнья, күзеңә күренмәгән, әмма һәр авазыңны, иҗегеңне, сүзеңне, хәтта сулыш алуыңны иләктән үткәреп, ишетеп торучы тыңлаучыларың.  Башыңда бу минутка кадәр нинди уй, нинди хәсрәтең, дөнья мәшәкатең, ачы кайгың булса да онытырга тиешсең. Ә андый көннәр булып тора. Газиз әткәемне соңгы юлга озатып килгәч тә, ул вакытта озын тәнәфес – декрет ялынан соң  яңа коллективка эшкә чыккан гына идем, авыз ачып сүз әйтәсем килмәсә дә, берни булмагандай эфир үткәрергә туры килде.  Ялгышкаладым мин ул эфирда, тыңлаучыларым ни уйлагандыр...

Менә бу 8 февраль дә миңа туры килгән иде. Туры эфир студиясенә китәргә җыенгач кына кайгылы хәбәр килеп иреште: “Әлфис Кыямов үлгән!”

Йә, Ходай!  “Кил, син, үзең кил!” җырын уйнаткан саен уйнатасы килеп, шунда эфирда микрофонны сүндереп, кушылып җырлап утырган мизгелләрнең нинди җылылык бирүен үзебез, алып баручылар, белә идек. Безнең Әлфис иде бит ул!.. Гомере шулкадәр кыска булмаса, чын тавыш, чын моң тулышында күпме җырлар тыңлап сөенер идек без. Кабатланмас иде аның тавышы!

... Авыр эфир булды ул 8 февраль көнендә. Бу кайгылы хәбәрне тыңлаучыларга да әйтми булмый иде...  Әлфис Кыямовны мәңгелеккә югатлкан бурналы көн хәтердә!

Менә аның кызы –Айгөле әтисен искә алган,  истәлекләре белән бүлешкән. Айгөл –  биюче. Әлфис үзе дә шундый шәп биюче булган. Монысын әле килеп кенә, гаилә архивындагы видеоларын күргәч кенә аңладым.

 

– 20 ел әтисез...

8 февраль 2004 ел, бүгенге кебек буран иде. Синең туган ягыңа, авылыңа юл тоттык.  5-6 сәгатьлек юлны бит без 1 тәүлек кайттык… Ә сине күмгән көнне бик салкын булса да, шундый матур кояш чыкты... Бүген мин кабат шул көнгә кайткан кебек булдым… Рәхмәт сиңа, әти, авыр туфрагың җиңел булсын. Мин сине бик яратам, – дип Әлфис Кыямовны искә алып язган Айгөл Кыямова.

 

 «Миңа аның белән эшләү бәхете тиде. Әлфис абый – күңелгә үтеп керерлек матур җырларын калдырган зур шәхес. Урыны оҗмах түрләрендә булсын», – дигән Илназ Минвәлиев.

«Нинди матур истәлек калган! Беренче мәртәбә районга кемнеңдер концерты белән килгән иде, сәхнәгә шомырт чәчәге белән чыкты. Тавышына сокланып, моңнарына таң калдым. Бик яраткан артистым иде. Урыны оҗмахта булсын. Үзегезгә ныклы сабырлык, сәламәтлек телим, Айгөл!»; «Үзенчәлекле тавыш, мәңге халык күңелендә сакланыр», – дип язганнар Айгөлнең дуслары.

Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә ике дистә ел узды
Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә ике дистә ел узды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: