Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
12 февраль , 13:30

Башкортстанда Буа театры гастрольләре дәвам итә

Егерме көн эчендә Татарстан кунаклары республиканың төрле почмакларында чыгыш ясаячак.

Башкортстанда Буа театры гастрольләре дәвам итә
Башкортстанда Буа театры гастрольләре дәвам итә

Буа татар дәүләт драма театрының Башкортстанда гастрольләре дәвам итә. Егерме көн эчендә Татарстан кунаклары республиканың төрле почмакларында чыгыш ясаячак.

Ял көннәрендә алар Уфа М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә башкала тамашачысына “Небесный тихоход” музыкаль комедиясен (рус телендә), С. Латыйповның “Кодалар-кодачалар” комедиясен (татар телендә) һәм “Дәрвиш”  Татарстанның халык артисты Раил Садриевның моноспектаклен (рус телендә) тәкъдим итте.

Уфалылар Буа артистларын бик җылы кабул итте һәм көчле алкышларга күмде. Раил Садриев тарафыннан сөйләнгән, бүгенге көн кадагына суга торган уйландырган шигырьләр тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: